Газетага язылу

Кышын йөрәк өянәкләре саны 40 процентка арта: ничек бирешмәскә?

Йөрәк салкынны яратмый. Баксаң, кышкы чорда йөрәк өянәкләре саны 40 процентка арта икән. Кышны җырдагыча – йөрәк сынатмаслык итеп, ничек уздырырга?

Табиб-кардиолог Венера Харисова шул хакта сөйләде.

– Кыш – йөрәк-кан тамырлары системасы өчен, дөрестән дә, зур сынау чоры. Ни өчен дигәндә, кыш көне иң беренче чиратта кешенең кан әйләнеше начарлана. Салкында кан тамырлары кысылганлыктан, йөрәккә кан килү шактый чикләнә. Кыш көне организм витаминнарга да кытлык кичерә. Яшерен-батырын түгел, салкынны тәмле ашап җиңәргә тырышабыз. Кышын, нигездә, итле, камыр ризыкларына, татлы тәм-томнарга өстенлек бирәбез. Салкында җылыну өчен чәй дә, каһвә дә күбрәк эчелә. Мондый туклану рәвеше кан басымын күтәрә. Бу исә йөрәк «тоту» ихтималын арттыра. Кышын артык хәрәкәтләнергә яратмавыбыз да зыянлы. Организмга кислород җитмәү артык авырлык өстәлү белән генә түгел, йөрәк өянәгенә сәбәпче булуы белән дә куркыныч.

– Хәзер йөрәк-кан тамырлары авырулары яшәрә, дигән фикер белән килешәсезме?

– Ни кызганыч, кан әйләнеше системасына бәйле авырулар яшьләрдә, дөрестән дә, тизрәк аза, аянычлы нәтиҗәләр дә күбрәк күзәтелә. Ник дигәндә, яшь йөрәктә коллатеральләр, гади тел белән әйткәндә, төп кан тамырына тимичә генә кан килү-китүне тәэмин итә торган вак кан тамырлары булмый. Кан тамырлары тыгылганда, канга барыр җир калмый. Йөрәк өянәген көт тә тор! Гел хәрәкәттә булганда, алда телгә алган вак кан тамырлары саны арта. Шуңа күрә баланы кечкенәдән физкультура белән мавыктырып үстерергә кирәк.

– Яшьләр арасында хәрәкәт яратмаучылардан тыш кышкы суыкта башына кимичә йөрүчеләр дә шактый.

– Андыйларны күрүгә, үземнең дә йөрәк кысылып куя. Кышкы суыкта яланбаш йөрергә ярамаганлыгы көн кебек ачык югыйсә. Салкында баш мие күзәнәкләре кысыла. Нәтиҗәдә, кешенең даими рәвештә башы авырта башлый, ул хәлсезләнә, ярсучан, хәтта агрессивка әйләнә. 

– Шулай да бездә элек-электән суык, киресенчә, чыныктыра, дигән фикер яшәп килә. Тәнен кар белән ышкып чыныгучылар да бар бит.

– Кар белән ышкыну, бәкегә чуму – болар барысы да сәламәт кеше өчен файдалы, билгеле. Әмма йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә аларның берсе дә киңәш ителми.

– Начар гадәтләре булган кешеләргә, әйтик, тәмәке тартучыларга йөрәк «тоту» куркынычы ни дәрәҗәдә яный?

– Организмда һәрбер кан тамыры юка гына күзәнәкләр катламы – эндотелий белән капланган. Тарткан кешедә шушы күзәнәкләр катламы акрынлап җимерелә бара. Күзәнәк үлгән урында исә тромб та барлыкка килергә мөмкин.

– Йөрәк авыруларын ахыргача дәвалап бетереп буламы? Әллә инде бу чир гомерлекме?

– Барысы да кешенең үзеннән тора. Кеше даруын вакытында эчеп, яшәү рәвешен үзгәртеп, сәламәтлеген саклап яшәргә өйрәнмәсә, әллә нинди катлаулы операцияләрнең дә файдасы тимәячәк. Шуңа күрә чирне тулысынча җиңим дисәң, иң беренче чиратта үз сәламәтлегеңә битараф булмаска кирәк.

Кышын йөрәкне ничек сакларга?

- Күбрәк туңдырылган яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Аларда бик күп витаминнар саклана.

- Көн саен ботка ашауның да файдасы тими калмас.

- Җиләк-җимештән витаминлы эчемлек ясауны гадәткә кертегез. Ләкин җимешләрне кайнатырга кирәкми. Аларны бераз изеп, кайнап чыккан суга салырга гына кирәк.

- Яшел чәй кан басымын төшерә. Шуны да онытмагыз.

- Көнгә 15 минут булса да саф һавада йөреп, чана, чаңгы, тимераякта шуу да йөрәкне ныгытачак.

- Канны судан да яхшырак сыекландыра торган чара юк. Ул тромбларны да буллдырмаска ярдәм итә.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре