Кытай компаниясе Иннополиста керамик плитка заводы ачарга әзер. Бу хакта «РОСТКИ» форумы кысасында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
“Инвесторлар керамик плитка заводы төзергә ниятли. Аларга Казаннан ерак булмаган җирдә урын табу һәм федераль ташламалардан файдалану мөһим. Берничә мәйдан тәкъдим иттек. Казанга иң якын һәм федераль ташламалар гамәлдә булган урын – ул, әлбәттә, Иннополис”, – диде Талия Миңнуллина.
Бу – Кытай компаниясенең республикадагы икенче заводы булачак, дип фаразлана. Беренчесе “Алабуга” махсус икътисадый зонасында бу елның сентябрендә ачылырга тиеш.
“РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” III халыкара икътисадый форумы 18-19 августта уза. Анда дөньяның 32 иленнән, шулай ук Россиянең 59 төбәгеннән һәм КХРның 24 территориаль административ бүлегеннән катнашучылар теркәлгән. Форумда барлыгы 10 меңгә якын кеше катанашчак дип көтелә.
Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез