Кытайда коронавирус авыруының яңа чыганагы ачыкланган

Үткән шимбәдә Кытайда COVID-19 авыруы йоктыруның ил эчендәге яңа эпидемиологик үзәге ачыкланган.

Ул — көнчыгыштагы Фуцзянь провинциясе. Бу хакта Кытай Халык Республикасы Сәламәтлек саклау дәүләт комитетына сылтама белән «Инфтерфакс» яза.

Министры=лык белешмәсе буенча, шимбә көнне ил эчендә коронавирусны йоктыруның 19 очрагы — Путянь шәһәрендә, берсе Фуцзянь провинциясенең Цюаньчжоу шәһәрендә теркәлгән.

Узган тәүлектә илдә авыруның 46 яңа очрагы ачыкланган, алар арасында 26 кеше чит илдән кайтучылар. Пандемия башланганнан бирле Кытайда 95199 кешенең СOVID-19 вирусы йоктыруы билгеле. Коронавирус белән бәйле чирләрдән 4636 кеше вафат булган, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре