Кызылга “очкан”: Татарстанда “Porsche” 40 яшьлек ир-атны бәрдергән

Фаҗига кичә Казанның Ибраһимов проспектында булган.

Шәһәр автомобиль инспекциясендә “KazanFirst” хәбәрчесенә "Porsche” автомобиленең ир-атны бәрдерү очрагы турында сөйләп узганнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, "Porsche” светофорның яшел уты янганда җәяүлеләр юлы аша чыгып баручы 40 яшьлек ир-атны бәрдергән. Бәхетсез ир шундук һәлак булган.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре билгеләнә. Кыйммәтле машина штраф түләүле стоянкага урнаштырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре