«Ел саен килә торган 8 Март – зур бәйрәм. Бу ел дәвамында көч бирә, безне язга әзерли, һәркайсыбызга елмаю, өмет бүләк итә торган көн», – диде Фазлыева.
Ул шулай ук махсус хәрби операция зонасына барып чыгыш ясаучы артистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Артист кызларга, көчле ихтыярлы ир-атларыбыз янына алгы сызыкка барып, аларга үзебезнең җыр-моңнарыбызны бүләк итүчеләргә зур рәхмәт. Гүзәл кызларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерик һәм бер-беребезгә елмаю, илһам бүләк итик», – дип өстәде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез