Ләйлә Фазлыева 9 Майда элемтәне өзү-өзмәү турындагы сорауга ачыклык кертте

Казанда Җиңү юбилеена багышланган чаралар уздыру барышында элемтәне өзмәячәкләр. Вице-премьер Ләйлә Фазлыева бәйрәм чараларына багышланган брифингта шулай дип белдергән.

“Юк, планлаштырылмый”, – дигән Фазлыева, журналистның бу җәһәттән соравына җавап биреп. Вице-премьер чараны оештыручыларның мондый вәкаләткә ия булмавын искәрткән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 9 Майда Мәскәүдә интернетка керүне чикләргә мөмкиннәр. Иминлекне тәэмин итүгә бәйле бу. Башкалада операторлар эшендәге өзеклекләрдән зарланучылар пәйда булган да инде.

Исегезгә төшерәбез: бу атнада Россиядә Җүңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Мәскәүдә парад һәм башка бәйрәм чаралары уздырылачак. Чараларга чит илләр башлыклары киләчәк. Алар арасында – КХР Рәисе Си Цзиньпин, Сербия президенты Александр Вучич, Словакия премьер-министры Роберт Фицо, Палестина лидеры Мәхмүд Аббас, Бразилия президенты Луис Инасиу Лула да Силва, Беларусь президенты Александр Лукашенко, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон, Әзербәйҗан президенты Илһам Алиев, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян, Куба президенты Мигель Диас-Канель Бермуде.

Җиңү парады Татарстанда да узачак. Узган бәйрәмнәрдә парадның беренче репетициясе үткәрелгән. Моннан тыш быел Казанда “Үлемсез полк” янә урамнарга “чыгачак”.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре