Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Яңа ел белән, гаилә!» исемле телемарафон кысасында Гаилә елына йомгак ясады.
Вице-премьер сүзләренә караганда, 2024 елда гаилә абруен күтәреп булды. Шулай ук аларга хакимият дәрәҗәсендә дә игътибар артты.
- Татарстан күпбалалы гаиләләре, гаилә традицияләре, олыларга һәм балаларга хөрмәт белән дан тота. Миңа калса, бу сыйфатлар ана сөте белән үк керә, - диде вице-премьер.
Ләйлә Фазлыева гаилә төшенчәсенә нинди мәгънә салуын да әйтте.
- Гаилә - ул көч урыны. Авырлык килгәндә, син беләсең: өйдә сине яраталар, - диде ул.
Вице-премьер әйтүенчә, ул балачагында гаилә назын, яратуын тоеп үскән. «Без барыбыз да балачакта алган тәэсирләр белән яшибез бит», - диде ул.
Марафон кысасында Ләйлә Фазлыева Яңа ел табынында нәрсәләр куячагын да әйтте.
- Мин бик традицион кеше. Мин бәрәңге пешереп, суган кыздырып, янына май да өстәп, йә тавык, йә үгез ите пешерергә яратам. Дусларым, гадәттә, балык кыздырырга сорый, - диде вице-премьер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез