Казанда “Новая волна” бәйгесенә әзерлек дәвам итә. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева анда катнашучылар белән очрашты.
Вице-премьер фикеренчә, “Новая волна” фестивале күңелгә якын булган бик матур бәйрәм. Аны Татарстанда уздыру – бөтен иҗат дөньясы өчен мөһим вакыйга.
 “Күңелгә якын булган җырлар фестивале бу. Республика иҗат кешеләре, әйбәт башкаручылар, музыкант, композиторлар белән һәрвакыт дан тотып килә. Нәрсәләргәдер өйрәнергә, нәрсәләрнедер үз күзең белән күрергә мөмкин. Без һәркайсының шәһәребез урамнары аша узып, Татарстанны күрүләрен телибез. Татарстанда “Новая волна” кысасында үзләренең карьерасын башлап җибәрүчеләрнең барчасының да иҗат юлларының уңышлы буласына ышанам. Безнең республика – көч-куәт урыны чөнки”, – дип белдерде ул.
 Залда тамашачылар арасында “Батырлар. Герои Татарстана” программасында катнашучыларны, госпитальләрдә яралыларга ярдәм итүче табибларны, шулай ук махсус хәрби операция үткәрү зонасында актив ярдәм итүче волонтерларны күрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез: яшь башкаручылар арасында“Новая волна” халыкара популяр музыка бәйгесе Казанда 21-26 августта узачак. Бәйге 2002 елдан 2014 елга кадәр Латвиянең Юрмала шәһәрендә үткәрелде. 2015 елдан Краснодар краенда уздырыла. Быел яшь башкаручыларның халыкара бәйгесе тәүге тапкыр Казанда булачак. Бәйгедә 6 илдән – Россия, Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Грузия һәм Казахстаннан финалга чыккан 13 яшь җырчы катнашачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез