Газетага язылу

Лариса Долинаны алдаган Казан кешесен 7 ел төрмә көтә

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәре суды җырчы Лариса Долинаның күчемсез милкенә бәйле мошенниклыкта гаепләнелүчеләргә карата хөкем карары чыгарган.

Тикшерү кысасында мошенникларның артистны саклык акчасын “имин счет”ка күчерергә һәм фатирын сатарга күндерүләрен билгеләгән. Бу хакта “ТАСС” яза. 

Әлеге җинаять эше буенча Анжела Цирульниковага гомуми режимдагы 7 еллык төрмә җәзасы һәм 1 миллион күләмендә штраф билгеләнгән. Казаннан Артур Каменецкий һәм Йошкар-Оладан Дмитрий Леонтьев катгый һәм махсус режимдагы колонияләрдә 7 ел утырачак. Моннан тыш икесе дә  900әр мең сум күләмендә штраф түләячәк. Леонтьевның махсус режимга хөкем ителүе элек тә талау статьясы буенча утырып чыккан булуына бәйле. Тагын бер җинаятьче – Андрей Основа 4 ел гомерен гомуми режимдагы колониядә уздырачак һәм 900 мең штраф түләячәк.

Мәскәүнең Хамовники районы суды карары нигезендә. Долинаның фатирын сату-алу килешүе, гамәлдә түгел, дип танылган.

 Икенчел торак базарында шундый очрак килеп чыкканнан соң “Долина эффекты” дигән термин барлыкка килгән. Сатучы күчемсез милкен суд аша үзенә кайтаруын, сатып алучының исә тораксыз да. акчасыз калуын аңлата бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре