Легендар спортчы, журналист, спорт комментаторы вафат булган

83 яшьтә бакыйлыкка күчкән.
Советлар Союзының легендар теннис остасы, телекомментатор Анна Дмитриева 84нче яшендә вафат булган. Бу хакта “РБК” мәрхүмәнең туганы Владимир Молчанов хәбәренә таянып яза.

Анна Дмитриева ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда 18 тапкыр СССР чемпионы исемен яулаган. 1964 елда Европаның иң көчле 5 теннисчысы исәбенә кергән. Спорт карьерасын 1969 елда төгәлләгән,
Атаклы спортчы 1975 елда спорт комментаторы эшенә күчкән. Күп тапкырлар иң яхшы телекомментатор буларак танылган.
1993 елда “НТВ” калына күчкән. 2004 елдан 2010 елга кадәр “НТВ-Плюс” спорт каналлары дирекциясенә җитәкчелек иткән. 2015-2016 елларда “Матч ТВ” да эшләгән.
Дмитриева МХАТның баш рәссамы Владимир Дмитриев белән актриса Марина Пастухова-Дмитриева гаиләсендә туган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре