Ленинның музей-йортында яшьләр өчен бушлай экскурсияләр узачак

Апрель аенда шәһәр яшьләрен В.И.Ленинның музей-йортына – XIX гасыр рус утарына экскурсиягә чакыралар. Килүчеләр Владимир Ленин тормышы турында күбрәк белә һәм Иске Казан атмосферасын тоя алачак. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Экскурсия барышында кунакларга дворяннар йортында эш көннәре һәм бәйрәмнәрнең ничек узуы турында сөйләячәкләр. Чаралар 2, 3 һәм 8 апрельгә планлаштырылган, катнашу өчен теркәлү кирәк. Ә 10 апрельдә кыйммәтле бүләкләр белән квиз узачак.

«Крылатый», «Авангард» һәм «Энергетик» яшүсмерләр клубларының рәсми төркемнәре аша язылырга мөмкин.

Экскурсияне «Тарихи зарядка» проекты үткәрә, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУда.

В.И.Ленин музей-йорты Ульянов-Ленин ур., 58 адресы буенча урнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре