Лениногорскида бер бала вакцинациядән соң ишетү сәләтен югалткан

Татарстанда яшь бала планлы вакцинациядән соң өлешчә ишетү сәләтен югалткан, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты Telegram-каналда.

"Лениногорск шәһәрендә вакцинация буенча планлы медицина процедурасын уздырганнан соң, бер яшьлек баланың ишетү функциясен өлешчә югалтуы ачыкланган", - диелә гаризада.

Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре