Лениногорскида яшәүче ир-ат, мошенникларга ышанып, берничә миллион акчасын курьерга биреп җибәргән

Лениногорск районы буенча эчке эшләр хезмәте бүлегенә 1960 елда туган ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең мошенниклар тозагына эләгеп, бик зур суммада акча югалтуын белдергән. 1960 нчы елгы лениногорскилыга, үзен «Таттелеком» хезмәткәре дип таныштырган билгесез кешедән шалтырату килгән. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Сөйләшү барышында шалтыратучы аңа үзләрендә акция баруын белдергән. Аның сүзләре буенча, пенсионер ир-ат бу элемтә хезмәте белән ташламалы килешү рәсмиләштерә ала, бу ташламага бары тик пенсиядә булучылар өчен генә каралган була.

Ир кеше үзенә бераз уйлап карарга кирәген әйтә, әмма озак та үтми аңа тагын берәү шалтырата. Шалтыратучы үзенең хокук саклау органнары вәкиле булуын әйтә һәм ир кешенең шәхси исәбеннән мошенникларның бер экстремистик оешмага ярдәмгә акча күчерүләрен белдерә.

Әлеге хәбәрдән ир-ат куркып кала, чөнки шалтыратучы аны илгә хыянәт итүдә гаепли, моның өчен җәзаның бик җитди булуын әйтә. Әңгәмәдәшен шундый көчле дәрәҗәдә куркытып, бөтен булган акчасын озакламый килеп җитәчәк курьерга биреп җибәрергә мәҗбүр итә. Пенсионер үзенең 6 миллион сумнан артык акчасын пакетка төреп, тиз арада килеп тә җиткән курьерның кулына тоттыра.

Эш әле моның белән генә төгәлләнми, кулларына берьюлы шулкадәр акча кергән угрылар ир кешене тагын алдарга маташа. Аңа банктан кредит алып, ул акчаларны өйдә саклавын сорап шалтыраталар. Бу шалтыратудан соң зыян күрүчедә мошенникларга юлыгуы турында шик туа һәм ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Оператив-эзләү чаралары барышында Татарстан эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе һәм Лениногорск районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Казанда 1995, 2008, 2007 һәм 2003 елларда туган дүрт фигурантны тоткарлый. Мошенниклык кылуда шикләнелүчеләр гаепләрен таный.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексы 159 маддәсенең 4 өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре