Лениногрскида авырлы ханымнар өчен фестиваль узган

Бүген – Бөтенроссия авырлы ханымнар көне. Аны елына ике тапкыр 7 апрель һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Лениногрскида “Без бәби көтәбез” дигән чара узган. Әлеге фестиваль икенче тапкыр уздырыла икән. Бирегә бәби көтүче ханымнар җыелган. Алар үзләрен борчыган бөтен сорауларга җавап таба алган. Авырлы ханымнар районның социаль яклау бүлеге, ЗАГС җитәкчесе, баш табиб, социаль фонд бүлеге җитәкчесе, балаларга ярдәм үзәге, психологик ярдәм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Чарада унынчы баласын көтүче Анна Борзова да катнашты. Шулай ук ире махсус хәрби операциядәге Ләйсән Шәнгәрәева дүртенче тапкыр әни булачак. Очрашуга Россия Герое Дамир Исламовның апасы Регина да килгән иде. Ул икенче баласын алып кайтачак.
Чарага килүчеләр арасында бәйгеләр дә оештырганнар, төрле мастер-класслар күрсәткәннәр. Районның ЗАГС бүлеге бәби көтүчеләргә бүләкләр дә өләшкән. Ә иң зур бүләк бала арбасы – Надежда Синюковага эләккән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре