Бу хакта Федераль һәм Мәскәү хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыятенең Мәскәүдәге филиалы директоры Динә Газалиева хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Очрашу Мәскәүдә РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә үтә торган Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы кысаларында узды. Яклар уртак проектларны, шул исәптән православие гыйбадәтханәләрен торгызу мәсьәләләрен дә тикшерде.
«Татарстанга ярдәм итеп, үзеңә ярдәм итәсең», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе белән әңгәмә вакытында Леонид Слуцкий.
«Бу хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез һәм башка мөһим эшләрдә дә бер-беребезне хуплаячакбыз. Планнар бик күп!» – дип язган Татарстан Рәисе МАХ мессенджерында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез