Ел башыннан “Биржа ЦТС” системасында юл-транспорт өлкәсендә сатып алулар өчен 16 оешма һәм 2 хосусый эшмәкәр теркәлгән. Пилот проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле аңа барлыгы 170тән артыграк оешма кергән.
Гыйнвар аеннан бирле 157 алыш-биреш (барлыгы 2 миллиард сумнан артыграк күләмдә) булган. Теркәлгән оешмалар арасында – “Руда булмаган материаллар”, “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, “Кукмара агрохимсервис” акционер җәмгыяте кебек оешмалар.
“Торглар өчен цифрлы платформалар һәм стандартлаштырылган механизмнар кертү, базарда катнашучыларның һәммәсенә мәгълүмат белән танышуга бертигез мөмкинлек тәэмин итеп, үзара сүз куешулар кебек закон бозу ихтималын киметә. Бу, үз чиратында, тәэмин итүчеләргә отышлырак шартлар һәм бәяләр тәкъдим итүгә этәргеч биреп, сәламәт көндәшлекне көчәйтә”, – дип билгеләп үткән транспорт һәм нефть хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина
Биржада сатып алына торган төп товарлар – вак таш, ком, ком-гравий катнашмасы кебек руда булмаган төзелеш материаллары.
Торгларда вак таш, элеккечә үк, төп товар булып кала. Бу төп төзелеш материалларына ихтыяҗның тотрыклылыгын чагылдырып, планлаштырылган инфраструктура проектларының үзвакытында гамәлгә ашырылуын күрсәтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез