Лимит бетте: өч банк гаилә ипотекасын бирүне туктаткан

Өч банк гаилә ипотекасын бирүне туктатты, шуларның берсе Татарстанда: бу «Уралсиб», Мәскәү кредит банкы һәм «АкБарс».

Эш шунда ки, кредит учреждениеләре әлеге программа буенча 77-93% ка лимитлар сарыф иткән.

"Ак Барс" 12 февральдән заявкаларны кабул итүне һәм имзалауны туктаткан, Уралсиб - 15 нче февральдән, дип хәбәр итә ТАСС РФ ДОМ га сылтама белән.

«Гаилә ипотекасы» программасы беренчел, икенчел торакка яисә шәхси йорт төзелешенә 6%лы ике балалы гаиләгә кредит бирүне күздә тота. Программа 2024 елның 1 июлендә тәмамланырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре