Газетага язылу

Лисичанск һәм Рубежноедә яшәүче балаларга 3,5 мең Яңа ел бүләге җибәрелде

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Лисичанск һәм Рубежное балаларына 3,5 мең Яңа ел бүләге җибәрде.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

«Бердәм Россия» Лисичанск һәм Рубежноега 3,5 мең татлы бүләк җибәрде. Моннан тыш, бүләкләр Татарстан муниципаль берәмлекләренә дә җибәрелде. Аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына тапшырачаклар», - дип белдерде ул.

Муниципаль берәмлекләрдә бүләкләрне махсус хәрби операция катнашучыларының балаларына Яңа ел чараларында өләшәчәкләр, диде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре