Луганск Халык Республикасында эшләгән Татарстан Премьер-министры Евгений Варакин Югары Ослан районы белән җитәкчелек итәчәк. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Киңәшмә алдыннан Евгений Варакинга “Дуслык” ордены тапшырдылар. Татарстан Премьер-министры булып эшләгәндә ул республика шефлыкка алган ЛНРдагы Лисичанск һәм Рубежное калаларын төзекләндерү өчен җаваплы булды. Евгений Варакинны кем алмаштырасы якын арада ачыкланачак.
 Әлегә кадәр Югары Ослан районы белән җитәкчелек иткән Марат Зыятдинов исә Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитетын җитәкләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез