М12 Мәскәү – Казан трассасының 70 проценты әзер. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Автодор» компанияләр төркеменең күзәтчелек советы утырышында хәбәр итте.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, 2023 елда кайбер юл объектларын ачу ниятләнә, шулар арасында аеруча әһәмиятлесе – М12 трассасының ике участогында хәрәкәтне башлап җибәрү. Арзамаска кадәр юлны – сентябрь башына, Казанга кадәрен декабрьдә ачу планлаштырыла. Шушы ук вакытка яңа юлда автомобильчеләргә комплекслы хезмәт күрсәтү һәм юл сервисын урнаштыру өчен 16 күпфункцияле зона эшли башлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез