Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты М12 юлы буйлап туристлык инфраструктурасын үстерү программасын коррупциягә каршы экспертизага тапшырган.
Документта юл янында кемпинглар, төбәктә җитештерелгән продукцияне сату өчен павильоннар, модульле бәдрәфләр, юыну, ана һәм бала бүлмәләре, шулай ук телемедицина нокталарын булдыру күздә тотыла, дип яза “КП-Казань”.
Шулай ук юл күрсәткечләр, брендлы маршрутлар, төбәк турында барлык мәгълүматларны үзенә сыйдырган визит-үзәкләр пәйда булачак. Балалар белән ял итү зоналары, спорт комплекслары, модульле мунчалар, кисмәкләр булдыру каралган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә пандуслар, күтәрткечләр һәм башка җайланмалар булдыру аерым игътибар үзәгенә алынган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез