Газетага язылу

Мәҗбүри фәннәрдән БДИны укучылар көз көне кабат тапшыра алачак

Мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнарда канәгатьләнерлек нәтиҗәләр ала алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарга килә алмаучылар БДИны өстәмә чорда – 4-25 сентябрьдә кабат тапшыра алачак.

Бу хакта «ТАСС»ка Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода бер яки ике мәҗбүри предмет буенча тиешле баллар җыя яки имтиханнарны тапшыра алмаган, яки расланган документаль нигезле сәбәпләр аркасында аларны тәмамлый алмаганнар өчен БДИ-2026 расписаниесендә өстәмә этап каралган, дип ачыклык керттеләр.

Бу чорда рус теленнән һәм база математикасыннан имтиханнар үткәреләчәк.

Моннан тыш, БДИның төп чорында яңадан тапшыру өчен өстәмә көннәр каралган. Агымдагы елның 8 һәм 9 июлендә чыгарылыш сыйныф укучылары элек тапшырылган имтиханнарның берсен, агымдагы елда яки 10 нчы сыйныфтан соң тапшырган фәннәрне дә кертеп, кабат тапшыра алачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре