Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, аның көн тәртибендәге төп мәсьәлә мәдәни мирас объектларын һәм тарихи җирлекләрне саклауны хокукый җайга салу мәсьәләсе булды. Утырышны профильле комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 6 меңгә якын объект дәүләт саклавында тора. «Татарстан мәдәни һәм рухи мирасны саклауга комплекслы якын килүе белән аерылып тора, – дип басым ясады Иван Гущин. –Республика территориясендә аерым уникаль территорияләргә аерым статус бирелгән, бездә 13 тарихи җирлек бар: шуларның 11е региональ һәм икесе федераль әһәмияткә ия (Чистай һәм Алабуга шәһәрләре)».
Иван Гущин шулай ук бүгенге көндә саклана торган архитектура һәйкәлләренең 70% ка якыны тарихи җирлекләрдә урнашуын хәбәр итте, алар махсус шәһәр төзелеше регламентларында чагыла. Алар мондый торак пунктларның уникаль архитектура-тарихи йөзен һәм мәдәни үзенчәлеген саклауга юнәлдерелгән, биредә төзелешнең биеклеген чикләү, архитектура күренешенә карата нечкәлекләр, планлаштыру структурасын җайга салу төп таләпләр булып кала.
Шул ук вакытта, дәүләт комитеты рәисе аңлатканча, тарихи җирлекнең мактаулы статусы, туризм тармагын үстерү өстенлекләреннән тыш, шәһәргә әллә ни өстенлекләр бирми. «Мактаулы статус җирлеккә өстәмә ташламалар яисә аерым преференцияләр тәэмин итми, – дип ассызыклады Иван Гущин. – Киресенчә, шәһәр төзелеше, хуҗалык һәм башка эшчәнлеккә сизелерлек чикләүләр куя. Дөрес, баланслы карарлар булмаганда, икътисадый проблемалар, эшкуарлык климатының уңайсыз булуы китереп чыгара һәм, нәтиҗә буларак, тарихи җирлекнең социаль-икътисадый үсешен катлауландыра».
Иван Гущин тарихи җирлекләр очраткан проблемалар арасында объектларны торгызу өчен финанслар булмауны, биналарның нык тузганлыгын, шәһәр инфраструктурасының сыйфатсызлыгын, һәйкәлләр, саклау зоналары территорияләренең тулы күләмдә расланган чикләренең булмавын, туристлык продуктларының булмавын, муниципаль дәрәҗәдә ресурсларның һәм тәҗрибәнең җитәрлек булмавын атады.
Ул шулай ук әлеге проблемаларны хәл итүгә ярдәм итә торган инструментлар турында сөйләде. Республикада «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кабул ителгән, аның нигезендә объектларның статусын билгеләү, мәдәни мирас объектлары территорияләрен саклау зоналары һәм чикләре проектларын эшләү, агач төзелеш сәнгате объектларын саклау буенча эшләр башкаруга документлар эшләү өчен дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы уздыру чаралары оештырылган. 2011 елдан республикада тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли. Комиссияне Татарстан Республикасы Рәисе җитәкли. Комиссия ел саен йөзләгән төзелеш проектларын өйрәнә.
Иван Гущин әйтүенчә, мәдәни мирасны саклау өлкәсенә шәхси инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе актуаль булып кала. «Инвесторлар өчен өстәмә икътисадый стимуллар булдыру мөһим, – дип саный Иван Гущин. – Канәгатьләнерлек хәлдә булмаган мәдәни мирас объектларын 1 сумлык ташламалы бәядән сату нәтиҗәле механизмнарның берсе булып тора. Бу үзенә күрә дәүләт-хосусый партнерлык формаларының берсе. 2023-2025 елларда бу схема буенча Казанда, Алабугада һәм Чистайда 18 объект реализацияләнгән».
Инвестицияләр җәлеп итү турында сөйләгәндә, Иван Гущин мәдәни мирас объектларын торгызу белән кызыксынган инвесторларның «Наследие.ДОМ.РФ» цифрлы платформасында үзләрен кызыксындырган параметрлары һәм сыйфатлары буенча объект сайлый алулары турында сөйләде, шулай ук ул ДОМ.РФ мәдәни мирас объектларын торгызуга ташламалы кредитлар бирә башлавын билгеләп үтте.
Комитет утырышында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы эшенә аерым тукталдылар. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин билгеләп үткәнчә, бөтендөнья мирасы объекты комплексына 25 археология һәм архитектура-археология объекты керә. Аларда реставрация-консервация эшләре башкарылган. 2024 елда Бөек Болгарда 909 меңнән артык кеше булган.
Рамил Җиһаншин кунакханәләрнең номерлар фондының җитәрлек булмавын Болгарга туристларны җәлеп итүнең актуаль проблемаларының берсе дип атады. Хәзерге вакытта яңа кыйммәт булмаган кунакханәләр төзү проектлары гамәлгә ашырыла, якын арада бер кунакханәне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шуңа да карамастан бу нисбәттән сораулар кала.
Казан федераль университетының дизайн һәм пространство сәнгате институтының конструктив-дизайнер проектлау кафедрасы мөдире Антон Попов депутатларның игътибарын мәдәни мирас объектларын саклау буенча профильле белгечләр әзерләү мәсьәләләренә юнәлтте. «Проблема 10 ел элек күтәрелгән иде, әмма реставратор-конструкторлар, реставратор-технологлар һәм башкабелгечләр әлегә кадәр әзерләнми, мәсьәлә реставраторларның Казандагы Бөтенроссия съездында күтәрелде, әмма әлегә кадәр чишелеш таба алмый», – диде ул.
Фикер алышу барышында депутатлар Чистай шәһәрендәге мәдәни мирас объектларының торышы белән кызыксындылар. Парламентарийларның сорауларына җавап биреп, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Дәүләт комитеты рәисе ассызыклаганча, хәзерге вакытта шәһәрдә 200дән артык мәдәни мирас объекты сакланырга тиеш, шуларның унсы хосусый милеккә тапшырылган.
Фикер алышуга йомгак ясап, Айрат Зарипов әлеге мәсьәләнең аеруча актуальлеген ассызыклап,киләчәктә бу мәсьәләне карауга кайтырга тәкъдим итте.
Бүген парламентарийлар комитетның бу елның беренче яртыеллыгы турындагы хисабын игътибарга алдылар һәм комитетның 2025 елның өченче кварталына эш планын расладылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез