Газетага язылу

Татарстанда «Ракета куркынычы» режимы игълан ителде

Татарстанда «Ракета куркынычы» режимы игълан ителде.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус кушымтасында хәбәр ителә. 

Белгечләр искәртүенчә, ракета куркынычы вакытында гамәлләр тәртибе пилотсыз очкычлар һөҗүме янагандагы кебек үк.

Әгәр сез бина эчендә булсагыз, мөмкин кадәр түбәнге катларга, подвалга яки җир асты паркингына төшәргә кирәк. Куркыныч вакытында лифт куллану тыела.

Урамда булган очракта, якындагы бинага, җир асты кичүенә яки башка ышык урынга керергә киңәш ителә. Ачык мәйданнарда калмаска кирәк. Фатирда булганда тәрәзәсез бүлмәгә, мәсәлән, ванна бүлмәсенә күчү хәерле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре