Мәгариф өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны турыдан-туры министрга бирү мөмкинлеге бар. Әлеге форсатны кулдан ычкындырмагыз!
"Ватаным Татарстан" газетасы Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән туры эфир уздырачак.
Кайчан: 5 февраль 14:00
Трансляцияне карагыз: ВТ"ның Вконтакте төркеме, "ВТ"ның Инстаграм аккаунты
Эфир барышында 222-09-75 номеры буенча шалтыратып, Илсур Һадиуллинга үзегезне борчыган сорауны бирә аласыз. Сорауларны алдан ватсап аша 89179270040 номерына һәм социаль челтәрләрдә дә юлларга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез