Мәгариф учреждениеләренә мәктәп автобусларына сертификатлар тапшырылды

Татарстанда 2024 елда мәгариф системасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның алты еллык циклы тәмамланды.

Быел мәгариф системасына турыдан-туры бәйле өч яңа илкүләм проект – «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Кадрлар» буенча эш башланды. Бу хакта август педагогик киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә әйтте, дип яза җитәкченең Матбугат үзәге.

Киңәшмә азагында Татарстан Рәисе педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәгариф учреждениеләренә шулай ук мәктәп автобусларына (62 мәктәп автобусы) сертификатлар тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" минниханов

Көн хәбәре