МАГАТЭ белгечләре Запорожье АЭСындагы янгында Россиянең “кулы уйнавын” кире каккан

МАГАТЭ белгечләре Запорожье АЭСында булганнан соң градирня станциясендә (суны һава белән суыту җайланмасы) янгын чыгуга Россиянең катнашы булуы турында ялган хәбәрләрне кире каккан. Бу хакта Россиянңең Венадагы халыкара оешмалар каршындагы даими вәкиле Михаил Ульянов белдергән, дип яза “РИА Новости”.

Даими вәкил билгеләп үткәнчә, Россиягә каршы чыганаклар, янгынны, янәсе, Россия ягының чыгаруы, анда автомобиль көпчәкләрен яндыруы турында сөйләвен дәвам итә.
“Көлке бу. МАГАТЭ белгечләре кичекмәстән анда булып, бу фейкны рәсми төстә кире какты”, – дигән Ульянов.

Исегезгә төшерәбез: 11 августта Запорожье өлкәсе губернаторы Евгений Балицкий Украина хәрбиләренең Энергодарны утка тотуы сәбәпле атом электр станциясененең суыту системасында янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Градирняда чыккан янгын сүндерелгән, бу хәл АЭС эшенә йогынты ясамаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре