Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Маһикамал әби Сафиуллина бу көннәрдә үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә.
90 яше белән котлап килүчеләрне "95 яшьлегемә дә килерсез" дип, 95 яшенә килүчеләрне "100 яшьлегемә дә килерсез" дип чакырып кала ул. Искиткеч көр күңелле, шаян, тапкыр сүзле Маһикамал апа белән 95 яше тулган көннәрдә очрашкан идек. Уйландырды да, сокландырды да ул чакта безне Маһикамал апа.
-Хәзер инде әбиебез күбрәк ятып тора, өй эчендә бик акрын гына йөри. Кайчакта башы бераз чуалып китсә дә, барыбызны да таный, исемләп хәтерли. Белгән догаларын укып, изге теләкләр теләп утыра. Кәефе бар чакта газеталар да укыштыра әле. Әминә апабыз һәм җизнәбез тәрбиясендә бик кадерле әби булып гомер кичерә. 42 ел инде апабыз белән әниле- кызлы кебек, бик аңлашып, матур итеп яшиләр. Безнең Яңгул авылы тарихында әлегә 100 яшькә җиткән бердәнбер һәм беренче кеше кодагый әбиебез, - ди шушы авылда яшәүче Сәлимә Габделхакова.
https://vatantat.ru/2020/03/19759/
95 яше тулган көннәрдә Маһикамал апа турында без дә язган идек. Укып карагыз әле. Язма авторын да йөз яшьлегенә чакырган иде дә, кызганычка, белми калдым...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез