Май аена Татарстанда яшәүчеләрнең хезмәт хакы 16,2 процентка арткан

Быел май аена Татарстанда яшәүчеләрнең хезмәт хакы 16,2 процентка артып, 73,01 мең сумга җиткән. “Росстат” мәгълүматлары шул хакта сөйли.

2024 елның 5 ае йомгаклары буенча, оешмаларда эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы 68,5 мең сум булган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда, эш хакы 19,3 процентка үскән. Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч бу. Чагыштыру өчен: Пермь краенда – 68,1 мең сум, Самара өлкәсендә – 63,8 мең сум.

Тулаем алганда, Идел буе федераль округында айлык уртача хезмәт хакы 61,4 мең сумга тигез (узган елның гыйнвар-мае белән чагыштырганда 19,9 процентка артыграк).
Ә инде ил күләмендә, 2024 елның гыйнвар-май йомгаклары буенча, хезмәт хакы уртача 82,4 мең сумга җиткән (соңгы 12 айда 18,7 процентка үскән).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре