Май аеның эштән китү өчен отышлы булу-булмавын аңлатканнар

Май ае, өстәмә ялларның күп булуы сәбәпле, эштән китү өчен кулай түгел. Бу хакта “RT” “Работа.ру” генераль директоры урынбасары Александр Ветерков сүзләренә таянып яза.
“Эштән китү өчен май аен сайламау хәерле, чөнки анда эш көннәре аз. Өстәмә ял көннәре булу сәбәпле, бу айда эштән китү отышлы түгел: азрак эшләсәң дә, гадәттәге хезмәт хакы алырга мөмкинсең”, – дип аңлатып үткән белгеч.
Бу җәһәттән ул май аеның нибары 18 эш көненнән торуын һәм производство календаре буенча 1-4 һәм 8-11 май аралыгында 4әр көнлек ике озын ялның күздә тотылуын искә төшергән. Шушы ике озын ял чоры арасында 3 эш көне булачак: 5-7 майда, дип искәрткән ул.
Хезмәткәр эштән китүне кичектерә алмаган очракта, Хезмәт кодексының 80 статьясы нигезендә, эш бирүчегә бу хакта эшеннән китәргә 2 атна кала хәбәр итәргә тиеш, дип өстәгән белгеч.
“Әлеге кагыйдә хәтта бәйрәм көннәрендә дә гамәлдә булып килә. 2 атналык эш срогы календарь көннәрендә исәпләнелә: май бәйрәмнәре алдыннан эштән китүгә гариза тапшырганда, майдагы ялларга да бу срок кертеләчәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Ветерков. Аның сүзләренә караганда, хезмәткәрнең соңгы эш көне ял чорына туры килсә, якындагы эш көне 2 атналык эшен тәмамлау срогы булып санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре