Газетага язылу

Май бәйрәмнәрендә Татарстанда ял итәргә теләүче туристлар саны 75 процентка арткан

Татарстан май бәйрәмнәрендә туристларны иң нык кызыксындырган төбәкләр исемлегендә беренче урында.

ТАСС хәбәренә караганда, Россия кунакханәләрендә алдан алып куелган урыннарның 16,3 проценты республикага туры килә.

 

Гомумән, безнең кунакханәләргә ихтыяҗ 75 процентка арткан. Былтыр май бәйрәмнәрендә сәяхәтчеләрне җәлеп иткән төбәкләр арасында Татарстан өченче урында булган.

Санкт-Петербург исемлектә икенче урынга урнашкан: броньнарның 14 проценты әлеге шәһәргә туры килә. Краснодар крае – өченче (10%). Шулай ук Түбән Новгород (4,7%) һәм Калининград (4,6%) өлкәләре бишлеккә эләккән.

 

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, туристлар кунакханәдә уртача 2,3 көнгә тукталырга җыена. Ә инде анда яшәү хакы тәүлегенә уртача 10,6 мең сумга җиткән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре