Газетага язылу

Мәкерле елганы буйсындырган егет

Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул – шатлык чыганагы да, эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана.

Мәкерле елганы буйсындырган егет

Исән булса, язмам героена быел 90 яшь тулган булыр иде. Сүзем авылдашым, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гарәфи улы Шәйхетдинов турында. Ул 1936 елның 2  гыйнварында Биектау районының Мүлмә авылында Гарәфетдин абый белән Камәрия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Арча районының Әрнәш авылыннан. 1948  елда алар әтисенең туган авылына кайтып төпләнәләр. «Безнең гаилә зур иде. Әти белән әни 6 малай, 2 кызны дөньяга бүләк иттеләр», – дип искә ала Илсур абый.

Илсур абыйның балачагы Әрнәш авылында уза. Әтисе белән әнисе үрнәгендә хезмәт сөючән булып үсә ул. Башлангыч белемне туган авылында, төп белемне Урта Сәрдә җидееллык мәктәбендә ала. 1951  елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Әмма яшь, физик яктан көчле Илсурга укытучы булып эшләргә язмый. Комсомол райкомында эшләүче дус егете аңа Үрнәк бистәсендәге авыл хуҗалыгы училищесында бер еллык курслар ачылуын,  киң профильле тракторчы-машинистлар әзерләнәчәген әйтә. Студентларга айга 260 сум стипендия, өч тапкыр ашату, кием-салым, шәхси йортларда бушлай урыннар каралган. Тамагын туйдыра алмаган шәкерткә нәрсә кирәк тагын?! «Әти-әниләрнең ризалыгын алдык та, дустым комсомолдагы эшен, мин укуымны ташлап, 1954  елның 12  маенда Үрнәкнең 9 нчы номерлы авыл хуҗалыгы училищесының бер еллык киң профильле тракторчы-машинист әзерләү курсларына укырга кердек», – дип искә ала бу чорны Илсур ага үзенең «Гомерем мизгелләре» китабында.

Илсур Шәйхетдинов, 1955  елның 13  маенда уку йортын тәмамлап, 20 колхозга хезмәт күрсәтә торган Арча машина-трактор станциясендә тракторчы булып эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң «Татнефтепроводстрой» трестының 3 нче төзү- монтаж идарәсендә бульдозерчы булып хезмәт куя. Тырыш егетне тиз күреп алалар: Чиләбегә торба сала торган кран машинисты һөнәрен үзләштерергә җибәрәләр. Аннан кайткач, бригадир итеп билгелиләр. Участок начальнигы, идарә башлыгы, генераль директор урынбасары була. Бергә эшләгән иптәшләре аның физик яктан ныклыгына, оештыру сәләтенә, кешеләрне аңлый белүенә, әдәплелегенә сокланалар. Тайга урманнарында, Себер сазлыкларында эшләргә туры килә аңа. Краснодар краенда, Калмыкия Республикасында, Украинада газүткәргечләр салалар. 29 яшендә Илсур Шәйхетдинов Ленин ордены белән бүләкләнә. Әлеге олы бүләкне аңа тирә-ягын сазлыклар урап алган бер мәкерле елганы буйсындырган өчен бирәләр.

Көнбатыш Себердә үткәргеч торбалар сузганда, аның җитәкчелегендәге бригада торбаларны беркетүнең өр-яңа ысулын куллана: зур диаметрлы торбаларны җир өстендә үк эретеп ябыштыралар, изоляция чорныйлар, бер башын саз сулары кермәслек итеп томалыйлар да саз өстеннән шудыра башлыйлар. Шуның өстенә беренче тапкыр диаметры 1220 миллиметрга җиткән торбалар сала башлыйлар. Әлеге ысулны кулланучы булмый әле, күпләр шүрләп калалар. Ә Илсур Шәйхетдинов эшкә тотына. Соңрак аның тәҗрибәсен башкалар да өйрәнә һәм куллана башлый. Егетнең даны бөтен дөньяга тарала.

 Сазлыкларны юкка гына телгә  алмадым. Егетләрне һәр адымда куркыныч сагалый. Күпме техника саз төбенә китә. Шулай бервакыт торба салу кранына үзе утырырга яраткан Илсур чак кына үлемнән кала. Сазлыкка батып барган кран өстеннән аны вертолёт алып өлгерә.

Совет бишьеллыклары чоры бу. IX бишьеллык батыры буларак,  1975  елда Илсур Шәйхетдиновка Социалистик Хезмәт Герое дигән исем һәм Ленин ордены бирелә.

«Татнефтепроводстрой» трестының Илсур Шәйхетдинов җитәкчелегендәге идарәсе Ужгород юнәлешендә 820 км озынлыктагы газүткәргеч торбаны сузганда, рекордлы күрсәткечкә ирешә. 1983  елда Илсур Гарәфи улы Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

2026  елның август аенда Илсур Шәйхетдинов 1948–1951 елларда белем алган Урта Сәрдә авылы мәктәбендә аның истәлегенә мемориаль такта куелды. Тантанада район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Илсур аганың гаиләсе, җитәкчеләр, авылдашлары катнашты.

– Бүгенге вакыйга зур тарихи әһәмияткә ия, каһарманнарыбыз хәтеребездә мәңге сакланырга тиеш. Якташыбыз Илсур Шәйхетдинов кебек Социалистик Хезмәт Геройлары яшьләребезгә һәрвакыт үрнәк булып тора, – диде район башлыгы.

   Бу игелекле эшнең башында Урта Сәрдәдә туып үскән «ТехноАрск» ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин тора. Тантананың Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында оештырылуы аның мәгънәсен икеләтә арттыра. «Әлеге мактаулы исем Советлар Союзында 20 меңнән артык кешегә генә бирелгән. Алар арасында безнең авылда укыган якташыбыз булу – авыл өчен горурлык», – дип сөйләде Нәҗип Гатауллин.

– Илсур бик көчле, белемле, тәртипле кеше иде. Аны искә алган һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Кесәсендә аятьләр йөртте, эшләрен Аллаһ исеме белән башлады. Зиратлар, чишмәләр каратты, эшләгән игелекләрен санап бетерә торган түгел. Аның эш сәгате иртәнге 3–4 тә башлана иде. Республикабыз үсеше өчен үзен җәлләмәде , – диде Илсур аганың тормыш иптәше Дания ханым Шәйхетдинова. Дания апага 89 яшь. Ул исән-сау. Нагорный бистәсендә яши. Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Марат – зур төзелеш оешмасы җитәкчесе. Кызлары банк эше белән мәшгуль, өч оныкларының берсе – медицина фәннәре кандидаты, республика клиник хастаханәсендә травматология бүлеге мөдире, дүрт оныкчыклары бар.

– Гади тракторчыдан зур җитәкчегә кадәр күтәрелгән кеше, – дип искә алды Илсур аганы ТР Дәүләт Советы депутаты, Урта Сәрдәдә туып үскән Ренат Вәлиуллин. – Аның авыллар үсешенә керткән өлеше бик зур. Ул – Урта Сәрдә һәм Түбән Аты юлын күтәрткән кеше. Авылны, авыл халкын яратты. Әрнәш авылында оештырылган Сабантуй бәйрәмнәрен күпләр хәтерли. Күрше авыллардан да күпме кеше килә иде! Гаҗәп матур, җылы чара була иде ул!

Илсур Шәйхетдинов 32 магистраль нефть-газүткәргече төзелешендә катнаша. Алар арасында Әлмәт–Горький, Минзәлә–Казан, Бохара–Урал, Идел буе–Үзәк үткәргечләре дә бар.

Бригада яңа эш урынына килеп урнашкач, Илсур ага иң беренче итеп эшчеләргә ашханә һәм мунча төзетү ягын караган. Аның участогында бер тапкыр да бәхетсезлек очрагы булмаган. Улы Маратның әтисе турында әйткән фикерләре кызыклы: «Әтинең хәтере искиткеч иде, 200 ләп телефон номерын яттан белә иде. Кешеләрне, илен, гаиләсен яратты, шуңа да олы хөрмәткә лаек булды».

Районыбызда Илсур аганың исемен мәңгеләштерү буенча күп эш башкарыла. Арча шәһәренең Геройлар аллеясында Илсур Шәйхетдиновка бюст куелган. Түбән Аты авылында бер урам аның исемен йөртә.

Мәкалә язылып беткәндә генә тагын бер күңелле хәбәр килеп иреште. Арча педагогия көллиятендә районыбызның мактаулы гражданины Илсур Шәйхетдиновка багышлап истәлек зонасы ачылды. Көллият диварына геройның портреты эленгән. Портрет янына «Бу уку йортында 1951–1953 елларда Социалистик Хезмәт Герое Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улы укыды» дип язылган. Күргәзмәгә шәхси әйберләре, кул сәгате, документлары куелган.

Тантаналы чарада Илсур Шәйхетдинов җитәкчелегендә 8 ел эшләгән Ядкәр Мөхәммәдиев: «Кырыс, таләпчән кеше иде, эшләгән кешене яратты, – дип сөйләде.  – – 1981 елдан Россиянең үзәген газлы иткән, аны гына түгел, Европаны, Уренгой–Помары–Ужгородны да газлы иткән шәхес ул. Хәзер күп җирдә газ ягыла. Ул әйтә торган иде, күрерсез, газны ягып кына калмыйча, машинада да, бөтен җирдә дә кулланачаклар, дип. Аның эшләгән эшләре мәңгелек».

Бәйрәмгә район Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова да килгән иде. «Илсур Шәйхетдинов – гәүдәгә дә, башкарган эшләре белән дә биниһая зур, көчле шәхес иде, – дип сөйләде ул. – Бик таләпчән, үз позициясендә нык тора торган, шул ук вакытта үзенең коллективы, туганнары, танышлары турында кайгырта белгән кеше. Ул – Ватаныбызның олы патриоты. Чөнки ул Арча районына гына түгел, Кукмара, Саба, Балтач һәм башка якын-тирәдәге районнарга юл төзелешендә, газ кертү, чишмәләрне төзекләндерү эшләрендә ярдәм итте. Без аны белергә һәм онытмаска тиеш».

2019 елның декабрь аенда Илсур Шәйхетдиновның йөрәге тибүдән туктады, 83 яшендә арабыздан китте. Кабере – туган авылы Әрнәш зиратында.

Илсур аганың авыр хезмәт юлында зур дәрәҗәләргә ирешүе, барлык җаваплы эшләрне җиренә җиткереп башкара алу сәләте бүгенге көндә дә һәркемдә соклану хисләре уята. Аның исеме мәңгелек!

                                                                                               Данис Хәмидуллин, Арча

                                                             

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре