Сылтамага басуга автоматлаштырылган системалар аны реаль вакыт режимында анализлый: сылтама куркыныч дип танылса, кулланучыга белдерү җибәрелә.
Мошенник элемтәгә керергә тырышкан кулланучылар өчен автомат рәвештә 24 сәгатькә куркынычсыз режим кушыла. Бу вакытта әлеге кешегә адреслар китабында язылган контактлар гына шалтырата һәм чатларга өсти ала. Режимны мессенджер көйләүләрендә мөстәкыйль рәвештә сүндерергә мөмкин. Көйләүләр үзгәртелмәгән очракта, бер тәүлек узгач, режим автомат рәвештә сүндерелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез