Мәктәп баласы үз әнисен буып үтерергә маташкан

Бу хәл Мәскәүдә була. 12 яшьлек укучыга әнисе «Сounter-Strike-2» уенын уйнарга тыйган, моның өчен бала әнисен буып үтерергә маташкан. Уенда оттырган өчен ул анасының муенына ябышкан.  

«Mash» мәгълүматларына караганда, бу хәл бүген көндез Кунцево районындагы фатирда була. Бәхеткә, малайның әнисе малайга каршы тора алган.

Фатирга килгән табиблар малайны тынычландырган, аны белгечкә алып барырга киңәш иткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре