Уку елындагы иң озын чирекнең ахыры якынлаша. Озакламый мәктәп укучылары каникулга китәчәк. Татарстанда язгы каникул, 22 мартта башланып, 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. 1 апрельдән исә дүртенче чирек башлана.
Сүз уңаеннан, быел республика мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар 24 майда чыңлаячак. Чыгарылыш кичәләре исә 28 июньдә уздырылачак. Россия Мәгърифәт министрлыгы барлык төбәкләргә шундый тәкъдим җибәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез