Газетага язылу

Мәктәп укучысы әбисенең 400 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Мәктәп укучысы, онлайн уенда робукслар сатып алу өчен әбисенең телефоныннан мошенникларга 400 мең сумга якын акча җибәргән.

Полициягә мошенниклык турында гариза белән шәһәрдә яшәүче хатын мөрәҗәгать иткән. Ул банк счетыннан 400 мең сум акчасы югалуын хәбәр иткән.

Укучы кыз онлайн-платформада уйнау белән мавыккан һәм моның өчен әбисенең кәрәзле телефонын сораган. Уен барышында аның белән мессенджерда билгесез кешеләр элемтәгә кергән һәм робукслар вәгъдә иткәннәр, ә моның өчен берничә биремне үтәргә – банк кушымтасына кереп, күчерүләрне башкарырга кушканнар.

Мошенниклар сүзен тыңлап кыз әбисе картасындагы бөтен акчаларны билгесез счетларга күчергән.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча "Сафиуллин" бүлегендә РФ Җинаять кодексының  «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Мондый хәлләрне булдырмас өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:

- җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны тикшерегез;

- үзегезнең банк карталары һәм счетлары турында таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез;

- уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез;

- һич кенә дә мошенниклар артыннан бармагыз, билгесез счетларга акча күчермәгез;

- балаларыгызны һәм өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларын киберкуркынычсызлыкка өйрәтегез.

Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә 02, 112 телефоннары буенча хәбәр итегез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре