Газетага язылу

Мәктәп укучысы квадроциклда бәрелеп үлгән

Бүген Казан-Оренбург-Боровое Матюшино трассасында квадроциклга утырган 13 яшьлек үсмер, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәреннән качарга теләп, юлда һәлак булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткән. 

Инспектор дәүләт номеры булмаган квадроциклга ягулык салучы үсмерне "заправка"да күреп алган. "Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре балигъ булмаган үсмер янына килә, тик ул, качарга теләп, квадроциклга утырып китеп бара. Юлда үсмер Комлы Кәвәл-Боровое Матюшино чатында кызыл янучы светофорга уза, идарәне югалтып, юл чатына төшеп китә һәм каплана. Үсмер һәлакәт урынында үлә", - диелә хәбәрдә.

Фаҗига урынына Казанның Идел буе районы Прокуроры Артур Шәрипов барган. Ведомство автоинспекторның эш-гамәлләренә дә хокукый бәя бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре