Россиядә мәктәп укытучылары мәҗбүри рәвештә Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаячак. Шул турыда РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Төбәкләр педагогларга тест оештыралар, бу - беренчедән. Икенчедән, коронавируска каршы вакцинация буенча планлы эш башлангач, укытучыларга да тәкъдим ителәчәк. Бу ирекле тәртиптә булачак», - дип искәртте профильле министрлык вәкиле.
Шул ук вакытта мәктәп укучыларыннан тестларны Covid-19га тапшыруларын таләп итмәячәкләр, дип ачыклык кертте Дмитрий Глушко.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез