Газетага язылу

Мәктәпкә бару күпмегә төшә?

Балаларга мәктәп турында искә төшерү дә кыен. Әти-әниләр исә июльдә үк әзерләнә башлады инде. Бәя белешәләр, акча саныйлар, мәктәп белән киңәшләшәләр. Баланы укырга әзерләү күпмегә төшә? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауга җавап эзләп базарга юл тотты.

Мәктәпкә бару күпмегә төшә?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Әни кушканча түгел

Без базарга иртән үк чыктык. Бу вакытта шәһәр халкы әле бик ашыкмас дип уйлаган идек. Әмма алай булып чыкмады: базар сукмагында ул-кызларын җитәкләгән әниләр күренде. Районнан килүчеләр дә байтак. Әһә, болар артыннан калышасы түгел. Шуңа күрә эзләренә басып, нәрсә алуларын карап йөрдек. Читтән күзәтү үзе бер кызык бит ул! Менә шунда әни – бала мөнәсәбәтен дә, зәвык дигән нәрсәне дә чамаларга була. Арада икешәр сумка белән барлык кирәк-яракларны тутырып кайтып китүчеләр дә бар. Бер юлы алгач, эш бетә. Әмма күбесе ашыкмый әле. Балалар бик сайлана. Элеккеге кебек мультфильм герое рәсеме төшерелгән букча күтәреп кайтмыйлар инде бүген. Өелеп торган әйбер арасыннан берсе дә күңелләренә хуш килмәскә мөмкин. Кыскасы, әниләргә җиңел түгел. 

– Нәрсә кирәклеген беләм, әмма кайсы икәнлеген белмим. Берни дә аңламыйм. Шуңа күрә менә читтә генә басып торам. Үзенә ошаса ала, ошамаса юк. Хәзер бит дәфтәрне дә үзең генә барып алып булмый. Настяга итәк белән поло сайларга килдек. Менә шулар җитә дә инде. Ул быел 6 нчы сыйныфка бара. Мәктәптә өс-башка бердәм таләпләр юк. Ничек киенсәләр дә, сүз әйтмиләр. Чуар гына булмасын. Рюкзагы бар. Аны ел саен алыштырмыйбыз. Бер сатып алган өч елга җитә. Кызлар болай да пөхтә була. Мәктәптән кайтканда өстенә утырып шумыйлар. Дәфтәр, пенал, каләм алсак, шуның белән эш бетә. Барлыгы 4 мең сум акча китәр. Бездә яңа уку елына әзерләнү дигән әйбер бөтенләй юк. Кирәк әйберне ел дәвамында алып була. Хәзер кибетләрдә кытлык юк. Шуңа күрә 20–30 мең сумлык уку әйберләре алучыларга аптырыйм мин, – ди Казанда яшәүче ике бала әтисе Евгений Шкилев.

Балык Бистәсеннән килгән Әүхәдиевләр элеккеге мәктәп формасын эзли иде. Кара алъяпкыч һәм көрән күлмәк кирәк икән. Мәктәпләрендә башканы кияргә ярамый.

– Без үзебез дә шундыйны киеп үстек. Балалар да ретро формадан йөри. Шуңа күрә заман үзгәрсә дә, киенү тәртибе шул ук килеш калды кебек. Ак якаларын гына гел юып, тегеп торасы юк. Бәйләп кенә дә куеп була. Әти-әнигә кибеттән кибеткә йөрергә кирәкми. Сайлаганда беребез дә кысылмый. Ни өчен дигәндә, ел буе үзләренә киеп йөрисе, – ди Чулпан Әүхәдиева.

Нәбиуллиннар гаиләсе кызлары Гөлүсәне мәктәпкә хәстәрләргә килгән. Үзләре Спас якларыннан икән.

– Чыгымнар кесәдәге акчадан һәм кызыбызга ошаган киемнән тора. Артыгын сорый торган бала түгел ул. Бер әйберне тузганчы кия. Иң мөһиме – җайлы булсын, ди. Кибеттә йөрергә яратмый. Без күбрәк базарга чыгарга тырышабыз. Анда да сыйфатлы, чыдам әйберләр була. Әле чалбар гына алдык. Итәк, күлмәк, аяк киеме дә кирәк. Безгә бер мәшәкате дә юк. Мәктәп еллары кабатланып тормый. Шуңа күрә ашыкмыйча рәхәтләнеп йөрибез, – ди ике бала әнисе Равилә Нәбуллина.

«Кайчак исем китә»

Базарда ун ел буе мәктәп киемнәре сатучы Гөлшат Дмитриева әнә шулай ди. Ни өчен аптыравын да аңлатып бирде.

– Бала-чага күпне белә хәзер. Монда килгәнче, интернетны йөз тапкыр актаралардыр, мөгаен. Алар артыннан күзәтеп өлгерә алмыйм. Югыйсә ел саен киемнәрне төрләндереп торырга, яңалыктан калышмаска тырышам. Мәскәүгә барып яңа өс-баш алып кайтам. Узган елдан калганны сатканым юк. Әйтик, кайберләре бер чалбар алырга килә. Әмма шуны сайлар өчен күпме вакыт китә. Малайлар андый таләпчән һәм көйсез түгел. Кемгәдер билендә резинкасы булсын, кемгәдер буш торсын. Балагына карата йөз таләп. Һәрберсенә төрлечә кирәк. Ел саен эшем катлаулана гына бара. Шул ук вакытта замана яшьләренең зәвыклы булуына да сөенәм, – ди сатучы. – Кайбер мәктәпләрдә таләпләр бик катгый. Итәкнең дә һәр сантиметры мөһим. Бик ябык, шул ук вакытта 52 нче үлчәм киюче кызлар да бар. Менә андыйларга кием табу авыр. Мәктәпләргә андый киемне текмиләр. Махсус тектерергә генә ала.

Гөлшат Дмитриева әйтүенчә, әти-әниләр кием-салымга июльдә үк килә башлаган. Көнгә, күп дигәндә, 10–15 кеше дигән сүз. Ә менә иң кызу вакыт август уртасына туры киләчәк. Анда инде тәкъдим итеп кенә өлгер. Бу вакытта кызы да булышырга чыга икән. Хәзерге вакытта әти-әниләрнең күбесе ял итә әле. Мәктәп кайгысы түгел. Балалар тиз үсә дип, ашыкмаучылар да бар. Һәр гаиләнең – үз җае.

– Ел саен шул ук бер кешеләр килә. Аяк киемен санамыйча, мәктәпкә киендерү 7–8 мең сумга төшә. Кайберләре бер алъяпкыч, бер итәк өчен генә килә. Көнгә күпме кеше йөрү мөһим түгел. Сатучы өчен табыш кирәк. Итәкләр 1000–1800 сум тора. Чалбарлар 1300 сумнан башлана. Күлмәк, алъяпкычны 1 мең сумга да алырга була. Ретро форма бәясе – 1700 сум. Сыйфаты әйбәт. Үземнең оныкларым да монда киенә.

Чыдасын кесә

Хезмәттәшебез Эльвира Вәлиеваның кызы Әмирә быел 1 нче сыйныфка бара. Укый-яза, саный белә икән инде. Җәен тик ятмый, китаплар укый. Мәктәпне әнә шулай көтә кызчык. Ул авылда ял иткән чакта, әти-әнисе уку кирәк-ярагын кайгырта.

– Беренче тапкыр булгач, бар нәрсә дә өр-яңадан кирәк. Эш өстәле алдык. 8 мең сумга төште. Ортопедик урындык – 6 мең, өстәл лампасы – 1,5 сум. Кирәк-яракларны куярга матур савыты да, китап терәткече дә кирәк, – дип, сүзне өй бүлмәсеннән башлады ул.

Әмирә барачак гимназиядә өс-башның зәңгәр төстәгесен аласы. Теләсә нинди киемнән йөрергә ярамый. Бердәм форманы мәктәп үзе тектерә, акчасын гына түлисе. Ә башка әйберләргә хезмәттәшебез онлайн кибеттән заказ бирә. Уңайлы бит, үзең генә барасың да балаңа ошамаганын кире илтеп бирәсең.

– Сарафан өчен 5 мең сум түләп куйдык. Биш төрле күлмәк алдык. Көн саен кияргә аерым, бәйрәмгә матуррагын. Һәрберсе уртача 2 мең сумга төшә. Ак гольфы алдым. Анысы 300–500 сум тора. Мәктәп эчендә кияргә аяк киемен 3,5 мең сумга алдык. Урамда йөрергә башкасы кирәк, – дип, Эльвира белән чыгымнарны бергәләп саныйбыз. – Ортопедик рюкзак 4,5 мең сумга төште. Аны җиңел булсын дип сайладык. Ә менә вак-төяк әйберләрне канцтовар кибетенә барып алдык. 5 мең сумлык товар җыеп кайттык. Менә анысын кызым үзе сайлый инде. Дәфтәрнең 1 се – 20 сум. Пенал – 1200. Әле спорт киеме, рәсем түгәрәгенә кирәкле әйберләрне аласы бар. Чыгымнар 50 мең сумга җыела. Чыдасын кесә. Әти-әнигә күңелле мәшәкать инде. Кызыбыз укырга беренче тапкыр бара бит. Ә менә 8 нче сыйныфка баручы улым кибеткә үзе генә барачак. 3–4 күлмәк кирәк булыр, рюкзак аласы бар. Анысына инде 10-15 мең сум тирәсе акча китәр. Ул әле ашыкмый.

Кая ашыгырга?

«Без әле ял итеп туймадык, уку турында искә төшермәгез әле». Соңгы вакытта андый әти-әниләр ешрак очрый башлады.

– Белем көне якынлашканда гына кыймылдый башлыйбыз. Бу ваемсызлык та, акча яки вакыт җитмәүдән дә түгел. Нигә балаларның көтеп алган ялында мәктәп дип баш катырырга? 1–2 сәгать эчендә бөтен әйберне дә җыеп була. Киресенчә, әйберләрне ташламалы бәядән сата башлыйлар. Ул вакытта сәүдә үзәкләрендә иркенләп йөрисең, – ди Чаллыда яшәүче Азамат Ризванов.  Хәзер инде онлайн кибеттән кич заказ бирсәң, икенче көнгә кайтып та җитә. Шуңа күрә бер дә хафаланырга кирәкми. Мәктәпкә әзерләнү мәшәкатен үзебез уйлап чыгарабыз. Булган киемне кия торып, аны уку башлангач та алып була.

Бәясе күпме?

Пиджак – 3000–6000

Костюм – 3500–7000

Сарафан – 2000–5000

Ак күлмәк – 1–2500

Ретро күлмәк – 1000–2500

Аяк киеме – 500–3500

Спорт костюмы – 2800–5000

Гольфы – 500–700

Бантик – 300–500

Колготки – 400–500

Портфель – 1500–3000

Пенал –1–1500

Дәфтәр – 20–50

Төсле карандаш – 150–300

Җилем – 80–120

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре