Мәктәпләрдә кыңгырау тавышын Җиңү көненә багышланган көйләргә алыштырачаклар

Майда дәресләргә һәм тәнәфесләргә чакырып шылтыраучы кыңгырау тавышы урынына хәрби-патриотик җырлар яңгыраячак. Мәгариф министрлыгының «Мелодии вместо звонков» проекты майда Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Җиңү көне – бөтен илебез өчен, һәр гаилә өчен изге бәйрәм. Без сугыш елларында Туган илебезне саклаган, безгә тынычлык бүләк иткән кешеләрне хәтерлибез. Балалар Җиңүнең ниләр бәрәбәренә яуланганын белергә һәм аңларга тиеш, - дип ассызыклады мәгариф министры Сергей Кравцов. - «Мелодии вместо звонков» акциясе аларга кешеләргә авыр вакытларда ярдәм иткән җырлар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле тарих балаларга якынрак һәм аңлаешлырак булачак».

Шулай ук Мәгариф министрлыгы һәм Өстәмә белем бирү, балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү оештыру федераль үзәге Бөтенроссия Җиңү дәресе әзерләгән. Сайтта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәп дәрәҗәсендә дәресләр уздыру өчен материаллар белән танышырга мөмкин.

Укучылар «Казаки в Берлине», «Катюша», «Смуглянка» һәм башка җырлардан өзекләр ишетәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре