Мәктәпләрдә өй эшләре буенча бердәм таләпләр булдыру тәкъдим ителде

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинның, укучыларга йөкләнеш югары булу сәбәпле, өй эшләрен гамәлдән чыгарырга дигән тәкъдименнән соң, барлык мәктәпләр өчен өй эшләренә бердәм таләпләр булдыруны тәкъдим иттеләр. Укытучылар фикеренчә, бу проблеманы хәл итмәячәк, ә киресенчә, укытучыларга йөкләнешне арттырачак кына, дип яза РБК.

Бердәм кагыйдәләр өй эшләрен башкарырга кирәк булган предметларны билгеләячәк, аның эчтәлегенә һәм күләменә формаль якын килүне юкка чыгарачак. Әмма мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых сүзләренчә, өйгә бернинди эш бирмичә булмый, чөнки кайбер фәннәрдә иҗади яктан өстәмә әзерлек таләп ителә. Мондый өй эшләре балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. «Мәсәлән, «Война и мир» яки Грибоедов әсәрләрен мәктәптә дәрес вакытында гына ничек укып бетереп булсын», – дип мисал китерде ул.

Өй эше төгәл, аңлаешлы булырга һәм алган белемнәрне ныгыту өчен бирәлергә тиеш, дип ассызыклады депутат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре