Мәктәптәге фаҗига корбаннары 9га җитте

Моңа кадәр билгеле булганча, мәктәптә 8 кеше һәлак булган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын бер кешене югалттык, дип хәбәр итте.

– Хәзерге вакытта булган хәбәрләрне җиткерәм. Без җиде баланы югалттык. Бу 8 нче сыйныф укучылары. 4 малай һәм 3 кыз. Тагын бер укытучыны югалттык. Моннан тыш, тагын бер хезмәткәр хатын-кызны һәлак булды. Гомумән алганда, без 9 кешене югалттык, – дип хәбәр итте Президент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

175 мәктәп

Көн хәбәре