Газетага язылу

Мәктәптән китүне бәйрәм итү күпмегә төшә?

Әти-әниләр акчаны көздән үк саный башлады инде. Балалары укыган арада алар чыгарылыш кичәләрен кайгырта. Язга таба бу мәсьәлә тагын да җанлана башлады. Әти-әниләр кесәләрен уртача 35–40 мең сумга бушатырга исәпләп тора. «Мәктәп туйлары»на әзерлек ничек бара, чама хисе югалмыймы? «ВТ» хәбәрчесе әти-әниләр кәефен белеште.

Мәктәптән китүне бәйрәм итү күпмегә төшә?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Тәти күлмәк

Авылда әти-әниләр тыйнаклык сакларга, артыгын кыланмаска тырышса да, шәһәрдә алай булмый. Башкалардан калышмау дигән чир барыбер үзенекен итә. Сыйныфлар арасында кәттәлектә узышу дигән нәрсә дә бар. Ресторанын уку елы башыннан ук белешеп куймасаң, авызыңны ачып калуың да мөмкин. Тамадасы, банкет залын бизәү, укытучыларга бүләге, өс-башны кайгырту – барысы да чыгымнар сорый. Казанда яшәүче Хатыйповлар кызларына иң матур күлмәкне сайлап та куйган да инде. Ул 22 мең сумга төшкән. Моңа өстәп, туфлие да кирәк, чәч ясату, бизәнү... Акчаң гына чыдасын.

– «Соңгы кыңгырау» белән чыгарылыш кичәсе өчен һәр балага 40 мең сум акча җыйдык инде. Шуннан көтелмәгән чыгымнар өчен 1500 сумны бүлеп куйдык. Ресторанның «Корстон»дагысын сайладык. Анда бару кеше башына 20 мең сумга төшә. Монда тәмле итеп ашау, алып баручы, музыка бәясе дә керә. Мәктәпкә бүләк алу өчен 500 әр сум бирдек, укытучыларга да әзерлибез. Киемнәр өчен киткән акчаны да исәпләсәң, 80 меңгә чыга. Гомергә бер булган бәйрәм өчен акча жәл түгел, – ди Илдус Хатыйпов.

Сафиннар гаиләсендә чыгымнар исә ике тапкыр арта. Быел бер балалары – 4, икенчесе 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Алар башкаладагы 167 нче мәктәптә белем ала. Әмма тотылган акча, һәрхәлдә, унберенчеләрнеке кебек булмаячак. Иң күп дигәндә 50 мең сумга төшәр дип чамалыйлар.

– 4 нче сыйныфларның чыгымнары төгәл билгеле түгел әле. Якынча 20 мең сум тирәсе китәр. 9 нчы сыйныфта инде барысы да хәл ителгән. Шар, чәчәкләр алу өчен бер баладан 2500 сум җыябыз. Альбом 5 мең сумга төште. Укытучыларга чәчәк, сертификатлар бирәбез. Каядыр чыгып ял итү өчен 10 ар мең сум бүлеп куйдык. Әти-әниләр барса, 5 әр мең өстәлә. Барлыгы 25 мең сум китәр. Артык купшылык яклы түгел без. Ни өчен дигәндә, 9 нчы сыйныфны гына бетерәләр бит. Барысы да алда әле. Монда киеме дә керә. Дресс-кодны билгеләдек. Кызлар ак күлмәк, кара итәк киячәк. Өстәмә күлмәкләр алмыйбыз. Әле бит әти-әнигә дә өс-башның матуры кирәк, – ди теш табибы булып эшләүче Лилия Сафина.

Дүртенче сыйныфтагыларның да әти-әниләре калышмый. Аларның чыгымнары – 20–25 мең сум тирәсе. Яшел Үзәндә яшәүче, әти-әниләр комитеты җитәкчесе Лилия Гайнуллина чыгымнарның бер өлешен санап күрсәтте.

– Уку беткәч, лагерьга күңел ачарга барырга җыенабыз. Анда квестлар, төрле спорт уеннары көтә. Әйтик, 4 сәгатьлек уен бер кешегә 6 мең сумга төшә. Тәүлек буе торсаң, әле акча ике меңгә арта. Анысында инде учак янында гитара белән җырлап утырулар, дискотека да кергән. Бәяләр кыйммәт. Башта бармаска уйлаган идек. Аннан инде ризалаштык. Әле бүләге дә кирәк, – ди ул.

Лимузин уңайлы түгел...

Казан читендәге Юдино бистәсендәге мәктәпләрнең берсендә белем бирүче Альбина Җамалиева әти-әниләргә күп акча түктерү яклы түгел. Чама хисе булырга тиеш, ди. Шул ук вакытта, баламны җибәрмим, дигән әти-әниләрне дә аңлап бетерми.

– Мәктәптә 32 ел эшлим инде. Һәр сыйныф үз мөмкинлегенә карап әзерләнә. Әти-әниләргә бер тапкыр да киңәш бирмәдем. Алай яки болай булсын, димәдем. Мәктәп белән хушлашуның тыйнак үтүе яхшырак. Төрле гаиләләр бар бит. Кемнеңдер аз акча бирергә дә мөмкинлеге юк. Андый очракта әти-әниләр сүзләремә колак салды. Син акча бирмисең дип, тавыш чыгармады. Авыррак хәлле гаиләләргә үзләре ярдәм иттеләр, – ди Альбина Җамалиева. – Әллә нинди мөгез чыгарулар юк инде. Әмма бер чыгарылыш лимузинга заказ биргән иде. Соңыннан, акча түктек, дип үкенделәр. Моңарчы үземнең дә бер тапкыр да утырып караган юк иде. Кызларга балга кия торган күлмәкләре белән утырырга бик уңайсыз. Бер дә истә калырлык булмады.

Укытучының әти-әниләрнең бүләкләренә карата да үз фикере бар.

– Чәчәк бәйләме бүләк итәләр. Аның янына 300–500 сумлык сертификат куялар. Акчагызны әрәм итмәгез, диябез. Шәһәр мәктәпләрендә суыткыч, телевизор биргәннәрен дә ишеткән бар. Бездә андый нәрсәләр юк. Аның каравы кеше теленә, фәлән кадәр бүләк бирдек, дип кермисең. Бәйрәм узгач, кайбер әти-әниләр барысын сөйләп таратырга мөмкин. Бүләк өчен эшләмим. Артымнан сөйләп йөрүчеләр дә юк, – ди Альбина Җамалиева. – Бер генә теләгем бар. Кайбер әти-әниләр ул-кызларын чыгарылыш кичәсенә җибәрми. Янәсе, сүзен тыңламаган һәм шулай итеп җәза бирмәкче. Чыгарылыш кичәсе гомергә бер генә була. Шуңа күрә андый җәза бирмәгез. Матур бер истәлек булып калсын.

Белгеч хакы

Лилия Мөхәммәтҗанованы бәйрәм залларын бизәргә чакыралар. Аның әйтүенчә, әти-әни чыгарылыш кичәләрендә чама хисен югалтмыйлар.

– Иң күп дигәндә, 30–35 мең сум түләргә риза. Күбесе үзләре генә шарлар элеп куя. Алар өчен иң мөһиме – фотога төшерү урынының матур булуы. Зәвыклы залларның бәясе арзан түгел, – ди ул.

Чыгарылыш кичәсе җиткәндә, бизәндерүче Тәнзилә Закированың да мәшәкате арта, шул ук вакытта кесә ягын калынайтырга да җай чыга.

– Шәһәрдә бизәндерү өчен 7 мең сум сорыйлар. Ә мин чәч ясаган һәм бизәндергән өчен 4–5 мең сум алам. Кызларның матур буласы килә. Әмма барысының да мондый мөмкинлеге юк, – ди ул. – Үземнең дә быел ике кызым мәктәпне тәмамлый. Шуңа күрә чыгымнарны яхшы аңлыйм. Акчаны җиткереп булмый. Артыгын кылану дигән нәрсә бар. Әти-әниләр комитетыннан күп нәрсә тора. Олы кызым 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, акча җыюга каршы чыгучылар булды. Ә кайбер әниләр, арзанлы җиргә бармыйбыз, дип баш тартты. Туйның купшылыгы мәктәпнең дәрәҗәсенә дә карый. Кайберләре кыйммәтле рестораннарда уздыра, лимузиннар чакырта, бүләген дә саллыны сайлый. Гадирәк мәктәпләр исә аягын юрганына карап суза. Танышлар арасында чыгарылыш кичәсенә өй арендалаучы, мунчалы ял сайлаучылар да бар. Кама Тамагы районындагы мәгарәдә чатырларда ял итәргә җыенучылар да бар. Без Мәскәү, Санкт-Петербургка бару ягын карыйбыз.

Фикер

Рәшит Фәтхрахманов, «ВТ» журналисты:

– Мин авыл мәктәбендә эшләдем бит. Авылда тыйнаграк була иде андый нәрсәләр. Үземнең ике балам да 2012–2013 елларда мәктәп тәмамлады. Бер дә артыгын кыланмадык. Сыйныф җитәкчесенә истәлек итеп бүләк бирелә иде. Табын була инде. Артыгын исраф итәргә ярамый дип саныйм. Без хәтта туйларда да артыгын кыланмадык. Балалар да артык чыгымнарга каршы булды. Туйдан соң икесе дә Дубайга барып кайттылар. Үз акчаларына. Мин, гомумән, тыйнак яшәү яклы.

Ильяс Гарипов, КФУның физика институты студенты:

– Узган ел Казандагы «Адымнар» мәктәбен тәмамладым. Чыгарылыш кичәсен әти-әниләр оештырды. Безгә гомергә истә калырлык бәйрәм ясадылар. Кичә ресторанда үтте. Бер кешегә чыгымнар якынча 8 мең сум тирәсе чыкты. Лимузиннарга килгәндә, хәзер алар сәер шикелле, яшьләр теле белән әйтсәк, «кринж». Кичәнең ниндидер «фишка»сы булды дип әйтә алмыйм. Интерактив уеннар, әти-әниләрнең чыгышлары гадәти күренешкә әйләнде. Тик безнең өчен истә калырлык мизгелләр күп булды. Мәсәлән, ресторанга барганда, бездән мәктәп тормышы турында сорашып, кызыклы видеолар ясадылар. Анда төрле вакыйгалар, көлкеле хәлләр кертелгән иде. Ресторанда тәмләп ашадык, күңел ачтык. Ә аннары Казансу елгасы буенда таң аттырдык.

Асия Тимирясова, Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары, Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе:

– Чыгарылыш кичәләре – укучылар, укытучылар, әти-әниләрне берләштерә торган матур гореф-гадәт. Элек әлеге чара аттестатлар тапшырганнан соң укытучылар, әти-әниләр белән мәктәп ашханәсендә үтсә, соңрак күпчелек мәктәпләрдә мондый форматтан баш тарта башладылар. Әти-әниләр рестораннарда банкетларга заказ бирә, төнге шәһәр буйлап экскурсияләр оештыра, күңелле итеп үткәрү өчен артистларны чакыра, шәһәр читенә чыга. Моны мәктәпләр оештырмый – тәкъдимнәрне ата-аналар комитетлары уйлап таба һәм финанслый. Шуңа күрә чыгарылыш кичәләрен оештыруда күп нәрсә әти-әниләр теләгенә, мөмкинлекләренә бәйле. Иң мөһиме, тыныч үтсен һәм тормышның яңа этабында беренче адымнар шатлыклы вакыйгалар белән генә истә калсын.

Күпмегә төшә?

Фотосессия – 3–5 мең сум

Фотоальбом – 3500 сум

Ресторан – 6–10 мең сум

Укытучыларга бүләк – 1000–2500 сум (кеше башына)

Банкет залын бизәү – 10–30 мең сум

Күлмәк – 7–30 мең сум

Туфли – 4–10 мең сум

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре