Нинди чир икәнлеген өздереп кенә әйтүче кеше юк. Шулай да «пастереллез булырга мөмкин» дигән сүзләр йөри. Кайдадыр – «котыру», кайдадыр «йогышлы авыру» дип тә аңлатырга тырышалар. Бәхеткә, Татарстанда әлеге авыру очраклары юк. Ләкин аңа карап иркен суларга ярамый, киресенчә, тагын да ныграк сакланырга кирәк.
Россиядә
Малларны күпләп юк итү очраклары Томск, Новосибирск, Омск өлкәләрендә, Байкал аръягы, Алтай краенда һәм башка төбәкләрдә теркәлгән. Федераль матбугат чаралары язуынча, хәзерге вакытта чикләүләр унбиш төбәктә – Якутиядән алып Пенза өлкәсенә кадәр кертелгән. Пастереллез Идел буе федераль округына да «борын төрткән» – авыру очрагы Самара өлкәсендә ачыкланган. Зыян күргән төбәкләрдәге авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән сөт, ит һәм терлек алып чыгуны тыялар. Бу чикләүләр эре комплекслардан алып вак фермерларга кадәр кагыла.
Социаль челтәрләрдә Себер һәм Уралда фермер, шәхси хуҗалыклардагы малларны көч кулланып диярлек алып чыгып китү, юк итү очраклары сурәтләнгән видеоязмалар, мәгълүмат тарала. Видеоязмаларга ышансаң, терлекләр сәламәт, ветеринарлар алардан анализ алмаганнар, алган очракта да, нәтиҗәләрен күрсәтеп тормаганнар. Халык авылга керү юлларын яба, полиция һәм ветеринарларга каршы чыга, видеомөрәҗәгатьләр яздыра. Төгәл мәгълүмат булмагач, әлбәттә, киеренкелек һәм төрле куркыныч имеш-мимеш арта гына бара.
Без Пенза өлкәсенең Колышлей районында яшәүче фермер Николай Иванов белән элемтәгә чыктык.
– 24 гыйнварда терлекләребезгә тамга салыр өчен ветеринарларны чакырган идек. Эшләрен тәмамлагач, бер үгездән анализ алдылар. Икенче көнне ветеринарлар килеп, хуҗалыгыбызда карантин игълан итте, фермага керү-чыгуны тыйдылар. Нәрсә булганлыгын, боларның ни өчен эшләнүен сорадык. Алар үзләре берни белмәүләрен, малларның авырумы-юкмы икәнлекләрен әйтмәделәр, анализларны күрсәтмәделәр. Бары тик: «Безгә карантинга ябарга кушылды», – гына диделәр. 14 февральдә ветеринарлар, полиция хезмәткәрләре килеп, 128 үгезебезне юк итәргә кирәклеген әйттеләр. Имеш, аларда ниндидер авыру тапканнар. Ләкин бер генә документны да күрсәтмәделәр. «Боларның барысы да губернатор кушуы буенча эшләнә», – дигән сүздән башканы әйтмәделәр. Малларны харап иткәннән соң да алар ике көн үләт базы янында ятты. Аларның калдыкларын кошлар, этләр ташыды. Әгәр куркыныч авыру белән авырганнар икән, ни өчен аларны шунда ук яндырмадылар? Безгә шунысы аңлашылмый. Бу хәлләр бер бездә генә түгел. Бөтен авылдашларның малларын алып чыгып киттеләр. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Без аптырашта, – диде Николай Иванов.
Татарстанда
Бәхеткә, Татарстанда тилчә һәм пастереллез буенча вазгыять тыныч.
– Быел республикада котыру авыруының ике очрагы ачыкланган иде. Башка авырулар буенча проблемалар юк. Без берни дә яшермибез, – дигән иде шушы көннәрдә журналистлар белән очрашуда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
Татарстан – авыл хуҗалыгы буенча алдынгы төбәк. Бездә узган ел гына 2 млн 378 мең тонна сөт савып алдылар. Республикада 74 560 нәселле сыер исәпләнә, узган ел аларның баш санын сигез процентка арттырдылар. Бу – илдәге иң зур күрсәткеч. Росстат мәгълүматлары буенча, 2025 ел ахырында 502,7 мең баш мөгезле эре терлек булган, шуларның 193,1 меңе – сыерлар.
– Татарстанга алып кайтыла торган барлык хайваннар өчен катгый карантин режимы кертелә. Яңа кайтканнары көтүгә кушылганчы, бер ай дәвамында аерым асрала һәм аларда авырулар барлыгы-юклыгы тикшерелә. Әлеге вакытта республикага имин булмаган төбәкләрдән терлек яки продукция кертү очраклары теркәлмәде. Ләкин барыбер йогышлы авырулар керү куркынычы саклана, шуңа күрә берничә атна элек Татарстандагы барлык терлекчелек оешмалары да ябык режимга күчерелде, – дип аңлатма бирделәр Баш ветеринария идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Моңа кадәр мондый катгый чараларның дуңгызчылык һәм кошчылык комплексларына гына кертелүен исәпкә алсак, хәлләрнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген чамаларга була. Моннан тыш, узган атнада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да республикага йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч терлек авырулары үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды. Аның рәисе – министр урынбасары Ленар Гарипов берничә төбәктә хайваннарның аеруча куркыныч авырулары буенча вазгыятьнең сизелерлек начараюын һәм мөгезле эре терлек авырулары мәсьәләсенең кискен торуын ассызыклады.
Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси хуҗалыкларны хайваннарны асрауның ветеринария-санитария кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә, ябык режимга күчәргә, биологик саклану чараларын күрергә, транспортны дезинфекцияләү һәм санпропускниклар эшен тәэмин итәргә кушты.
Әлеге вазгыятькә карата Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та фикерен белдереп, күрсәтмәләр бирде. Аның сүзләренчә, Россельхознадзор белешмәләре буенча, илнең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстан белән күрше булган Удмуртия һәм Чуашстанда терлекләр арасында йогышлы авыру ачыкланган. Анда терлекләрне һәм продукцияне башка җиргә чыгару тыелган. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов Татарстанга куркыныч инфекцияләр кертмәү чараларын көчәйтергә кушты.
– Терлекләрне һәм продукцияне рөхсәтсез кертүне туктатырга кирәк. Баш ветеринария идарәсенә, Россельхознадзор идарәсенә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, юл-патруль хезмәтләренең стационар һәм күчмә постларына контрольне көчәйтергә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә хуҗалыкларда терлекләр асрауның ябык режимын тәэмин итәргә, шулай ук дезинфекция ясарга, чит кешеләрнең объектларга керүен тыярга кирәк, – диде ул.
Ничек йогынты ясар?
Ерак Себер һәм Уралдагы вакыйгалар безнең аграрийлар тормышында ничек чагылыш тапты икән? Шул турыда да белешеп алдык.
Актаныш районының Киров авылы фермеры Айдар Мирхәйдәров әйтүенчә, әлеге вакытта барысы да тыныч. Тик саклык чараларын күрергә кирәклеген әйткәннәр.
– Малларга прививка ясадылар. Фермага чит кешеләрне кертмибез. Бик куркыныч вакыт, сакланмыйча эш алып бара торган түгел. Әле сакланып бетеп булса ярый. Миңа калса, тилчә дигән авыру да коронавирус шикелле тарала торгандыр. Инде безнең республикага гына килеп җитмәсен, дип телибез. Безнең ише фермерларга эш алып бару болай да җиңел түгел. Чыгымнарыбыз да, мәшәкать тә күп, инде хәзер бу авырулар да тынычлыкны алды, – диде ул.
Балтач районындагы Тимирязов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов та авыру таралу турындагы хәбәрләрне сагаеп күзәтүен әйтте.
– Бу хәлләр беркем өчен дә әйбәт түгел. Без инде болай да ябык режимда эшлибез, саклану чараларын күрәбез. Соңгы көннәрдә терлекләргә өстәмә рәвештә прививка ясый башладылар, ә бу – алар өчен зур стресс. Хәзер саклану чараларын тагын да ныграк күрергә туры киләчәк. Ә болар барысы да өстәмә акча таләп итә. Бүгенге сөт бәясе төшкән хәлдә өстәмә эшләр башкару күп хуҗалыкларга авырга туры киләчәк, – диде ул.
Аның фикеренчә, терлек авыруларының кешеләргә йогу куркынычы булу шулай ук начар. Ул тагын да ныграк кадрлар кытлыгына китерергә мөмкин.
– Себер, Урал якларындагы хәлләр турында укып торабыз. Күршеләребез Удмуртия белән Чуашстан Республикалары да ябылды, алардан продукция читкә чыгарга тиеш түгел. Бездә шундый чикләүләр кертелә икән, продукциянең бәясе бик төшәчәк, ул кадәрле ризыкны республика эчендә генә сатып бетерү мөмкин түгел, – ди Булат Исрафилов. – Авырулар элек тә булгандыр ул, тик хәзер хәбәр тарату ысуллары күбәйде, мәгълүмат тиз тарала. Аннан соң, сөтне дә елдан-ел күбрәк савып алабыз. Ә күп сөт биргән сыерның иммунитеты бик нык төшә һәм авыруларга тиз бирешә торганга әйләнә. Моңа кадәрге Холмогор токымлы сыерлар бик чыдам иде. Авырулар азык һәм транспорт белән дә керергә мөмкин. Хәзер бит без терлекләргә читтән кайтарылган азык ашатабыз. Мал чалу пунктлары, ит комбинатларына да бракка чыгарылган терлек керергә мөмкин. Тиздән Корбан гаете җитә. Шулай ук куркыныч чор. Үзебезнең хезмәткәрләргә: «Читтән сарык алмагыз», – дип алдан ук кисәтеп куйдык. Чөнки, әйтик, тилчә дигән авыруның беренче билгеләре сарыкта күренмәсә дә, ул аны таратучы булып торырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез