Малайзия кунагы Рөстәм Миңнехановка Путинның җылы сүзләрен җиткерде

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов белән Малайзия кунагы очрашуы барышында Солтан Ибраһим, президент Владимир Путинның Татарстан турында әйткән сүзләре белән уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында язды.

«Миңа шундый яхшы, кунакчыл мөнәсәбәт күрсәтүегез өчен бик шатмын. Президент Владимир Путин белән дә бик эшлекле һәм дус очрашу узды. Ул Татарстан турында бик җылы сүзләр әйтте. Гүзәл табигатьле, технологияләр һәм инновацияләр буенча алга киткән республика, диде», – дип сөйләде Малайзия башлыгы.

Аңа җавап итеп, Рөстәм Миңнеханов: «Бер-беребезне күптән беләбез. Безгә килү өчен, сезгә патша булырга кирәк булган икән», – дип шаяртты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре