• Фото: Татарстан прокуратурасы

Мамадыш районында коточкыч юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Бүген иртән Мамадыш районында Нократ елгасы аша салынган күпер янында коточкыч юл һәлакәте булган, нәтиҗәдә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татарстан 24» хәбәр итте.

06.30 сәгатьтә «Лада» автомобиле йөк машинасына бәрелгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр иткән.

Фаразлар буенча, зур тизлектә барган «Лада» машинасы үзе белән бер юнәлештә хәрәкәт итә торган йөк машинасына бәрелә.

Җиңел машинаның йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре