Мамадыш районының Түбән Яке авылында урам бәйрәме уздырганнар

Тугызынчы август көнне бик күңелле итеп үзебез туып-үскән урамыбызда «Урам бәйрәме» уздырдык.

Олы урамда, Кыбра елгасыннан Кама елгасына кадәр булган йортларда туып-үсеп, хәзерге көндә тирә-якка сибелеп яшәүче урамдашларыбыз, күршеләребез белән сагынышып очрашып, искиткеч күңелле кич утырдык. Түбән Кама, Чаллы, Мамадыш, Казан шәһәрләре, Катмыш, Түбән Сон, Югары Тәкәнеш авылларында яшәүче урамдашларыбыз кайткан иде.

Бәйрәмдә олысы, кечесе, 4 айлык Ясминәдән алып, аның әбисе белән бабасы – 80не узган Рашидә әби белән Шәяхмәт бабай да бар иде. Ә инде алар башкаруында яңгыраган «Кыр үрдәге» җыры бәйрәмнең «хит»ы булды.

Өстәлдәге сый-нигъмәтне сөйләп бетерерлек булмады. Ит, ярма бәлешләре, аңа өстәп хашлама, плов, шашлыкка кадәр әзерләгән иде уңган урам егетләребез. Безнең балачакны искә төшереп, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр, пар самовар кайнап утырды. Чәйләр эчеп, әзерләнгән ризыклардан авыз итеп, үткәннәрне искә ала-ала ял иттек.

Кунакларга күңелле кичләр теләп, үзенең матур җырлары белән бәйрәмне Гөлфия башлап җибәрде, аны чиратлашып Миләүшә белән Гөлүсә апалары алмаштырды, энеләре Илнар да үзенең ике матур җырын бүләк итте. Аның берсе үзебезнең Якегә багышланган – Мәүлетҗан абыйсы тормыш иптәше белән иҗат иткән «Түбән Якем» дигән җыр иде. Бирсә дә биргән Ходай Фәйзрахман абый белән Миңзифа апа балаларына! Кич буе сокланып, горурланып та карап утырдым мин аларга. Чын талант ияләре үскән икән бит безнең урамда!

Бәйрәм башында бакыйлыкка күчкән урамдашларыбызны да искә алдык. Абыстаебыз Миңзифа апа, алар рухына багышлап коръән сүрәләре укып, дога кылдык.

Мамадыш шәһәренең Әхмәтясәви мәчете имам хатибы Нурислам Газизов та безнең урам егете бит. Аның «Туганлык җепләренең әһәмияте» дип исемләнгән вәгазе бәйрәмнең күрке булды.

Безнең урамда үсеп, бүгенге көндә Катмыш авылында яшәүче Гаҗилә апаның да кунакларга теләгән теләкләре күңелләрне тетрәндерде.

Күптөрле конкурслар лауреаты, гармунчы Азат Афзалов бәйрәмебезнең йөзек кашы булды. Үзе милли киемнән, баянын бәйрәмнең буе кулыннан төшермәде – биетте дә җырлатты да, уйнатты да. Ул ял иткән арада, аны икенче гармунчы Әлфәт абый Әскәров алмаштырды.

Шушы бәйрәмне оештырып, аның музыкаль бизәлеш якларын, алып бару өлешләрен үз кулларына алган Миңлекамал Гасыймова белән Илгизә Фазырахманова төрле уеннар оештырып, кичәне тагын да ямьләндерделәр.

Өлкән буыннарның тормыш юлларын искә төшереү, танышу, гаилә кору, колхоз-совхоз чорларындагы хезмәтләре кебек вакыйгаларны да яшь буын кызыксынып тыңлады.

Җирле шагыйрә Фәнүзә Мулләхмәтова да үзенең берничә иҗат җимешен безнең игътибарга тәкъдим итте. Тормыш иптәше Салих Мулләхмәтов искиткеч матур җырларын бүләк итте.

Үзебезнең яшьлектәге «Станука», «Сигезле», «Капкалы», «Ага сулар» кебек инде онытылып бара торган уеннарны да исебезгә төшереп, рәхәтләнеп уйнадык. Бәйрәмебез бик эчтәлекле, сагынып сөйләрлек дәрәҗәдә үтте. Үз көчен керткән һәр кешегә аерым рәхмәт әйтәм. Кайтасылары, киләселәре килеп тә , төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмаганнарны алдагы елларда булачак кичәләрдә көтеп калабыз!

Миннегөл Юнысова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре