Мамадыштан гуманитар ярдәмнең чираттагысы озатылган. Сигез тоннадан артыграк кирәк-ярак, азык-төлек, дарулар һәм гигиена әйберләре юлда инде, дип яза “Татар-информ”.
Ярдәмне Луганск халык республикасының Татарстан карамагындагы Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә көтәләр. Биредә яшәүчеләр һәм госпитальләр аңа бик мохтаҗ.
Ярдәмне бөтен район белән дәррәү килеп җыйганнар. Бу эшкә мәктәпләр, балалар бакчалары, район мәгариф бүлеге, волонтерлар һәм, әлбәттә инде, район халкы үзе кушылган.
Кемдер – бер кап ярма, кемдер – яңа сөлге алып килгән. Открыткага бер-ике җылы сүз язып китерүчеләр дә булган. Боларның һәммәсе ярдәмнең бер “кыйпылчыгына” әйләнгән.
Оештыручылар бу изге эшкә үзләренең өлешен кертүчеләрнең һәммәсенә бик тә рәхмәтле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез