Мамадышта Дан аллеясен төзи башлаганнар. Анда төрле һөнәр ияләре – укытучылар, табиб, спортчы, җәмәгать әһелләренең исемнәре мәңгеләштереләчәк. Хәзерге вакытта мәгълүматлар җыю дәвам итә. Махсус комиссия мәңгелеккә уелып калачак исемнәр исемлеген булдыра.
Проект буенча, Дан аллеясе Мамадышның атаклы шәхесләре исемнәре уелган 17 колоннададан торачак. Исемнәр дүрт төркемгә бүленәчәк. Аллеянең православие храмы белән мәчет арасында урнашуы аерым бер әһәмияткә ия. Төбәгебезнең горурлыгы – күп гасырларга сузылган конфессияара татулыкны күрсәтә бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез