Мәңгелеккә әзерләнү

Язмама шундый исем куйдым да уйга калдым: мәңгелек, гомумән, нәрсә соң ул? Ниндидер бер вакыт аралыгымы? Кадерле укучым, синең кебек үк мин дә: «Юк!» – диячәкмен. «Мәңгелек» ул – киләчәккә бер омтылыш, өмет кенә кебек. Халыкта: «Кеше тугач та үлемгә әзерләнә башларга тиеш», – дигән сүзләр бар. Шулай дигәч, кайберәүләр: «Үлем турында түгел, яшәү турында уйларга кирәк», – диләр. Алар хаклы да. Хикмәт шунда гына: ничек яшәргә уйлыйсың бит!

Күптән түгел бер төркем журналистлар Яңа татар бистәсе зиратында булып кайттык. Хезмәттәшләребезнең каберләрен бераз тәртипкә китерик, дидек. Оят булса да әйтим: без кайбер шәхесләребезнең каберләрен оныта да башлаганбыз икән бит! Алар – әнә шул тугач та үлемгә әзерләнеп яшәгән олпат затларыбыз. Алар изге гамәлләр кылып халык күңелендә калырга омтылганнар.

Зират – яшәү мәгънәсе турында уйландыра торган урын. Татар зиратында милләтнең асыл уллары-кызлары җирләнгән. Аларның исемнәрен санап бетерерлек түгел. Шунысына игътибар иттем. Тукай янәшәсендә шагыйрь  яшәгән чорның бөек затлары күмелгән. Әйтерсең лә Тукаебыз үз янына фикердәшләрен җыйган. Бу «мәңгелек йорт»та шәхесләребез язмышы аркылы милләтнең тарихы да, әдәбияты да, мәдәнияте дә, сәнгате дә «сыеныр урын» тапкан кебек тоелды. Ягъни каберләр янына тукталып, без тагын бер кат тарихыбызны барлыйбыз булып чыга. Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов әйтүенчә, киләчәктә олпат шәхесләребез каберләренең чардуганнарына «куар-код»лар беркетеләчәк һәм теләгән кеше теге яки бу шәхес турында тулы мәгълүмат алачак.

Заманында Тукаебыз онытылуның иң яман нәрсә икәнен искәрткән, онытылудан курыккан ул. Шул ук вакытта тарихта, халык күңелендә калу өчен ничек яшәргә кирәген дә бөтен күңеле белән сизенгән, юкса «бар уем кичен-көндезен синең хакта, милләтем» дип язмас иде. Күкрәк сугып, кукраеп яшәмәгән Тукай «мин, мин!» дип йөреп кенә «мин» була алмаячагын аңлаган.  Халык аны үзе күтәргән, үзе газиз улы иткән.

Шундыйрак уйлар белән милләт балаларының каберләрен барлап йөрдем һәм үземдә ниндидер чистарыну сиздем. Бу халәтне аңлатырга акылым да, тел байлыгым да җитми. Әмма адәм баласының бу якты дөньяга ни өчен килүе тагын да аныклана төште кебек.

Кабер ташлары арасында гадирәкләре дә, кара мәрмәрдән куелган бик кәттәләре дә бар иде. Мондыйларында ташка уелган исемнәр, матур сүзләр артында зур шәхесләр шәйләнми. Алар да – кемнәрнеңдер газизедер, урыннары оҗмахта булсын. Әмма бу каберләр янында туктап, уйланып торучылар күренмәде. Чөнки аларны туганнарыннан, дусларыннан башка белүче дә юктыр, үзләре дә мәңгелеккә әзерләнү турында уйлап та карамаганнардыр, мөгаен.

Каберстаннан моңсу репортажымны тәмамлыйм. Язганнарыма нидер өстисегез килсә, хатлар юллагыз, бер баш әйбәт, ике баш тагын да яхшы эшли, ди бит. «Кеше мәңге яшәү турында хыялланмый, аның үләсе генә килми», – диләр. Сез ничек уйлыйсыздыр тагын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре